Авыл биләмәләрендә проблемасыз бер көн дә юк, аларны уңай хәл итү — зур уңыш инде ул. Шунысы куанычлы: соңгы елларда шуларның иң мөһимнәре — су белән тәэмин итү, юлларны төзекләндерү, мәдәният учакларын ремонтлау, балалар мәйданчыклары төзү, урамнарны яктырту, зиратларны коймалау кебекләре “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә тормышка ашырыла.
Кырмыскалы районының авыл биләмәләре дә анда елның-елында уңышлы катнашып килә, агымдагы елда гына да әлеге программа чикләрендә 8 авылда зур-зур эшләр башкарылды: Бозаязбаш авылында трактор өчен тагылма корылмалар алынса, Таңсәеттә Тынычлык урамы ремонтланды, Яңа Муса һәм Югары Тимкә авылларында урам утлары балкыса, Шәрипкул, Карлыман авылларында балалар мәйданчыклары барлыкка килде, Бишаул-Уңгарда воркаут мәйданчыгы урнаштырылса, Подлубта резина өслекле күпфункцияле спорт мәйданчыгы төзеклән-дерелде. Бу башлангыч-ларның һәрберсенең бәясе миллион сумнан артык тәш-кил итә. Әгәр күп өлеше республика бюджетыннан бүленсә, бер өлеше муниципаль ресурслардан юлланды, шулай ук авыл халкы да үз өлешен кертте.
Менә шундый күркәм үзгәрешләрне күреп, башка авыл биләмәләрендә яшәүчеләр дә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен шушы программага керергә теләк белдерә. Күптән түгел Сәвәләй авыл биләмәсенә караучы Колыш авылында бу уңайдан зур җыелыш үтте.
Әле тәүге җыелыш булуга карамастан, халыкның күплегенә исең китәрлек. Әлбәттә, аларның барысы да бүген Колышта яшәми. Ләкин шул ук вакытта туган авылларының киләчәге өчен шунда туып-үскән, авыл чишмәсенең суын тәмләп, урманында җиләген җыеп, көтүен көтеп, яшел чирәмендә тәгәрәп үскән кешеләрдән дә ныграк борчылучы юктыр. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Туган йорт, туган нигез, туган авыл – һәркем өчен изге төшенчәләр. Авылларыбызның киләчәге үзебезнең кулда.
Әлбәттә, кечкенә авылда бүген хәл итәсе мәсьәләләр бик күп: авыл яныннан гына газүткәргечләр сузылуына карамастан, авылга һаман газ кертелмәгән, су проблемасы да ачык кала, буаны да төзекләндерергә кирәк. Кыскасы, олы авылга ни кирәк — кечесенә дә шул кирәк.
Әлеге җыелышта халыкның күңелен күтәрерлек хәбәрләр дә яңгырады. Республика адреслы инвестиция программасы чикләрендә киләсе елда авылга газ киләчәк, әлеге вакытта “Монолит” җәмгыяте торбалар салып чыккан. Су мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә, буаны төзекләндерү турында да сөйләштеләр. Моның өчен авыл биләмәсе хакимияте комиссия чакыртып, Экология министрлыгына хат юллаган. Авылның киләчәген кайгыртучылар ярдәме белән боз урыныннан кузгалды. Хәзер инде бу эшләрне бердәм көч белән ахырына җиткерергә кирәк.
Ә бүген авыл халкын тагын бер төп мәсьәлә — мәңгелек йортның торышы борчый. Шуңа бу мәсьәләне хәл итү өчен әлеге җыелышка, авыл халкыннан тыш, читтә яшәүчеләр дә күпләп кайтты.
Һәр эшне изге догадан башлаганда, аның нәтиҗәсе хәерле була, шуңа тәүге сүзне Сәвәләй авылы имам-хатыйбы Мәҗит хәзрәт Ягафәров алды. Эшләрнең уңышлы булуын теләп, Коръән сүрәләре укыды.
Сәвәләй авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Тимур Галәветдинов җыелучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Староста Мәхмүт Мөхәммәдиев җитәкчелегендә авыл активистлары җыелышып, берничә тапкыр зиратта өмәләр үткәргән һәм аны тәртипкә китергән. Хәзер инде “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашып, зиратны төзекләндерү нияте белән яналар. Җиңеп чыккан очракта, аны коймалаудан тыш, юл һәм елга яклап киңәйтергә дә исәп тоталар.
Тимур Әхәт улы билгелә-венчә, бу — конкурс. Шуңа анда катнашу һәм җиңеп чыгу өчен зур тырышлык салырга кирәк. Бу уңайдан ул аның тәртибе һәм шартлары турында сөйләде, шулай ук авыл биләмәсендә тормышка ашырылган уңышлы проектка аерым тукталып үтте. Авыл халкы башлангыч белән чыга икән, акчалата һәм кул көче белән дә ярдәм күрсәтергә тиеш, ә инде документлар әзерләү, смета төзү, иганәчеләр табу кебек башка мәсьәләләрне авыл биләмәсе хакимияте үз өстенә алачак. Нәтиҗәдә, барлык җыелучылар 2024 елда әлеге программада катнашырга бертавыштан теләк белдерде һәм зиратны төзекләндерү проекты өчен тавыш бирде.
Шулай ук смета төзегәндә бик күп нечкәлекләрне исәпкә алырга туры килә-чәк, шуларны да бер җыелганда сөйлә-шеп хәл иттеләр.
Проект турында фикер алышканнан соң, авылның иң актив кешеләреннән эшләрне күзәтү астында тоту, җиңеп чыккан очракта халыктан акча җыю өчен инициатив төркем төзелде. Бу бурычлар Мәхмүт Мөхәммәдиев, Сәгыйть Маннапов, Ришат Әминев, Фидаил Вәлиянов, Тәскирә Хөснетдинова, Гөлүзә Гәрәева, Раушания Абдуллинага йөклә-телде.
Тимур Әхәт улы шунысын да кисәтеп куйды: инициатив төркемгә керүче-ләрнең һәммәсенең социаль челтәрләрдә үзләренең бите булырга һәм бу проект буенча барлык чараларны шунда чагылдырып барырга тиеш. Чөнки баллар туплаганда боларның барысы да исәпкә алыначак.
Колышлылар “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу буенча җыелышны районда тәүгеләрдән булып үткәрде. Бу көнне элекке башлангыч мәктәп бинасы биләмәсе халык белән тулы иде, авыл халкы да, читтә яшәүчеләр дә әлеге программа аларның проблемасын хәл итүдә зур ярдәм булыр, дип, җиңүгә өметләнеп килгән. Эш-не шундый кәеф белән башлагач, ул, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.