

Дискуссия мәйданчыгы «дүртенче власть»ның киләчәге турында фикер алышуга, дөнья тенденцияләренә күзәтүгә, шулай ук агымдагы геосәяси вәзгыятьне исәпкә алып, Русия белән партнерлыкның уңай имиджын формалаштыруга багышланачак. Секциянең модераторы булып «Русия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының коммуникацияләр буенча директоры Сергей Коляда чыгыш ясаячак.
- Миңа бу дискуссияне модерацияләү мөмкинлеге бирелде, ул бик кызыклы булыр дип өметләнәм. Русиядән генә түгел, күрше илләрдән дә журналистларның катнашуы бик яхшы, болар - Беларусь һәм Казахстан. Без - «дүртенче власть» һәм журналистиканың киләчәге турында хәзерге мәгълүмати чынбарлыкта, артык тулган мәгълүмат кырында фикер алышачакбыз. Бу сессиянең җитди медиа-нәтиҗә алуы бик мөһим, — диде Сергей Коляда.
ТАСС, Forbs Russia, ФедералПресс, КоммерсантЪ, ВКонтакте, РБК, "Комсомольская правда", Беларусь Республикасындагы "Россия сегодня" һәм "Казинформ"ның халыкара мәгълүмат агентлыгы катнашачакларын раслаган.
Гранд-сессия 23 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Уфаның «Торатау» конгресс холлында Зәки Вәлиди урамы, 2нче йорт адресы буенча узачак.
Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрь - 2 декабрьдә Уфада халыкара бизнес атналыгы узачак. Ел саен үткәрелә торган икътисади вакыйга 2 000нән артык кешене: хакимият вәкилләрен, бизнес-берләшмәләрне һәм төрле өлкәләрдән экспертларны берләштерәчәк. Форум кырында 50дән артык эшлекле чара узачак, аларда федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 400дән артык спикер чыгыш ясаячак. Форумда 15 ил: Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь, Төркия, Иран һәм башкалар катнашачак.
Форумны оештыручы - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.