Мәсәлән, төбәк һәм урындагы әһәмияттәге юлларда - 1312 берәмлек махсуслаштырылган техника, ә шәһәр округларында һәм муниципаль берәмлекләрдә урам-юл челтәрен карап-тотуга 2,5 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителә. Бу хакта 20 ноябрьдә БСТ телеканалында «Башкортстан юллары» брифингы вакытында Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итте.
- Юл шартларын контрольдә тоту һәм мониторлау, шулай ук катлаулы һава шартларына оператив рәвештә эшләү өчен тәүлек әйләнәсендә Юл хуҗалыгы идарәсе ситуацион үзәге, шулай ук «Приуралье» һәм «Башкиравтодор» диспетчерлык хезмәтләре эшли, - диде Александр Клебанов.
Фото: bashinform.ru