Республиканың ярдәм программасы агымдагы елның июлендә үз көченә керде.
Премьер-министр искәрткәнчә, IT-тармакны үстерү өчен дәүләт ярдәме чаралары узган елның мартында ил Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителде. Бу чаралар арасында ташламалы ипотека аерым урын алып тора. Беренче ипотека кредитларын бирү үткән елның маенда ук башланды.
- Башкортстанда федераль программа башланганнан бирле ташламалы 585 кредит бирелгән. Шул ук вакытта быел активлык шактый артты. Әгәр узган елда программадан 65 кеше файдаланган булса, бу елда ташламалы кредитны 520 IT-белгеч алган. Урындагы IT-компанияләргә ярдәм итү өчен республикада агымдагы елның июленнән ипотека рәсмиләштерүдә өстәмә ташламалар бирү буенча программа эшли башлады, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.