-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2023, 09:01

Бәби алып кайтачаклар, ди...

Кайчандыр тәрбиягә алган улына кияүгә чыккан Айсылу Чижевская-Мингалим бу хата бөтен илгә федераль каналда белдерде.

Бу хакта пар «Россия 1» телеканалында сөйләде. Аның туганнан туган абыйсы Ринат Ибраһимовның тол хатыны Светлана, җырчы Азиза, нигездә, аны хупладылар кебек.

Казаннан килгән журналист Искәндәр Сираҗи гына эйфория төтенен таратып җибәрде һәм булачак әнине "әбекәй" дип атады.

Туры эфир барышында Айсылу Чижевская үзенең 1 улы һәм тәрбиягә алган 5 баласы булуы хакында сөйләде. Хәзер исә яшь ире Даниил белән өченчегә корган гаиләдә бәби табарга ниятләвен дә әйтте, 31 яшькә яшьрәк ирен яратуын һәм мөнәсәбәтләренең җитди булуын дәлилләү өчен студиядә күчемсез һәм күчемсез булмаган барлык милкен Даниилга васыять итеп, васыятьнамә язды. Хәзер Даниилның фатир, автомобиль һәм җир участогы хуҗасы булу мөмкинлеге бар. Әмма Даниил бу мөлкәткә мохтаҗ түгеллеген, үзенең дә яхшы акча эшләвен әйтте.


Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы, 53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалимнең тәрбиягә алган улы – 22 яшьлек Даниилга кияүгә чыгуы хакында моңа кадәр язган идек.

Фото: "Татар-информ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: