-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 10:42

Борай якларына килсәң, сокланмыйча китмәссең!

Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев белән әңгәмә.Борай районы Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә, Агыйдел һәм Җитез Танып елгалары бассейнында, Бөре һәм Яңавыл шәһәрләре арасында урнашкан. Бөре, Дүртөйле, Калтасы, Яңавыл, Тәтешле, Балтач, Мишкә районнары белән чиктәш. Район 1820 квадрат километр мәйданны биләп тора.

Борай якларына килсәң, сокланмыйча китмәссең!
Борай якларына килсәң, сокланмыйча китмәссең!
Борай районы республика агросәнәгать комплексы маягы дигән исемен тагын бер тапкыр раслады. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров борайлыларның хезмәтенә иң югары бәя бирде: авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Борай районы дүртенче ел рәттән Башкортстан Республикасы Дипломына лаек булды һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате продукциясе җитештерү буенча республикада иң яхшы биш муниципаль район исемлегенә керде. Бүгенге кунагыбыз – Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.
– Рушан Кадыймович, борайлылар һәм район кунаклары соңгы елларда Борайда бихисап уңай үзгәрешләр күзәте­лүен зур канәгатьлек белән билгели: яңа иҗтимагый киңлекләр, скверлар, ял итү урыннары барлыкка килүе яшен-картын сөендерә. Районда социаль объектлар, юллар төзелеше ничек баруы хакында сөйләп үтсәгез иде?
– Социаль объектлар турында сөйләгәндә күптән түгел файдалануга тапшырылган яңа, заманча физкультура-сәламәтләндерү ком­плексының борайлылар өчен зур бүләк булуын билгелисе килә. Әлеге комплексның универсаль залында дүрт көрәш мәйданы, спорт уеннары өчен мәйданчык һәм тренажер залы урнашкан. Икенче катта конференцияләр залы, персонал өчен бүлмәләр, музей, административ кабинетлар. Бинада, шулай ук, медицина, массаж, тренер кабинетлары, уңайлы киенү бүлмәләре, душ кабиналары, сауна, хамам һәм буфет бар. Бер үк вакытта тренажер һәм спорт залларында 80нән артык кеше шөгыль­ләнә алачак. Комплекс билә­мәсендә төрле тренажерлар, күнегүләр өчен резина өслекле ачык физкультура мәйдан­чыгы да каралган. Яңа физкультура-сәла­мәтләндерү комплексында көрәш төрләре, нәфис гимнастика һәм башка спорт дисциплиналары буенча күнегүләр һәм ярышлар уза.
Соңгы еллардагы эш нәтиҗәләре белән таныштырганда, иң беренче чиратта, “Сә­ламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылган гамәлләргә тукталасы килә. Узган елда Мулла һәм Карабай авылларында модульле ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу ФАПларда заманча материаллар һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча барлык кирәкле җиһазлар кулланыла.
Агымдагы елда исә Яңа Ялдәк һәм Кушманак авылларында модульле ике фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмам­ланды.
Хәзерге вакытта Борай үзәк район китап­ханәсе бинасында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә капиталь ремонт тәмам­ланып килә. Моның өчен республика һәм район бюджетларыннан акча бүлеп бирелде. Ремонт барышында китапханәнең идәннәре һәм түшәме тулысынча алмаштырылды һәм башка бихисап төзелеш эшләре башкарылды.
“Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында Силасау һәм Ваныш-Алпавыт авылларында Бөек Ватан сугышы каһар­маннарының, яугир-интер­националист­ларның һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын мәңге­ләштерүче обелисклар төзелде.
Быел “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында Борай авылында Сару елгасының яр буен төзекләндерү тәмамланды. Биредә заманча яктылык челтәре булдырылды, спорт һәм волейбол мәйданчыклары барлыкка килде. Хәзер авыл халкына һәм район кунакларына тыныч кына ял итү, иркенләп җәяү йөрү, актив спорт белән шөгыльләнү өчен тагын бер яңа һәм уңайлы урын барлыкка килде.
“Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” программасы буенча Борай авылының “Салкын Чишмә” тирәсе төзекләндерелде: сулык­ның яр зонасы тимер-бетон белән ныгытылды, асылмалы күпер төзелде. Июньдә Даутлар авылының да яңартылган “Салкын Чишмә”се ачылды. Аны төзекләндерүнең иганәчеләре эшкуарлар – Ира һәм Айрат Басыйровлар.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча “Зиятов Э. Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгына һәм җаваплылы­гы чикләнгән “Дэмэн” җәмгыятенә керү мөмкинлеге белән Мамады авылына юл төзелә. Әлеге проектта 11 километр асфальт-бетон автомобиль юлын төзү, 2,2 километр арада яктылык челтәрен булдыру, ике автобус тукталышын урнаштыру, борылыш мәйдан­чыкларын, тротуарларны төзекләндерү күздә тотыла.
Шул ук программа буенча Борай авылының “Төньяк” бистәсендә комплекслы төзелеш бара. 6,5 чакрымда урамнарга асфальт-бетон җәю, 7,7 километр арада яктырткычлар урнаштыру буенча эшләр алып барыла, шулай ук тротуарлар, йортларга керү юллары төзү, башка бихисап төзекләндерү эшләре планга кертелгән. Әлеге программа буенча “Көнчы­гыш” бистәсендә балалар мәйданчыгы да, контейнерлар өчен урын да төзелде.
“Почта элемтәсе бүлекчәләрен модерниза­цияләү” программасы буенча Борай, Чалкак, Яңа Бикмәт авылларында почта бүлекчәләре биналарына ремонт ясала. Әлеге проект биналарны янгынга каршы һәм төзелеш нормаларына туры китереп капиталь ремонтлауны, су белән тәэмин итүне, тәрәзә һәм ишекләрне алмаштыруны, халыкка хәбәр җиткерү системаларын урнаштыруны, җылыту челтәрен яңартуны күз уңында тотып эшләнә.
Үткән елда Борай авылының 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы интернат бинасына тулы капиталь ремонт ясалды. Уку йортын ремонтлау “Мәга­рифнең мәктәп системаларын модернизацияләү” федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү, халыкның көнкүреш шартларын яхшырту максатында быел Борай, Әҗәк, Тазлар, Бадрак, Кәшкәләү, Каенлык, Вострецово, Таңатар, Типләк авыл биләмәләрендә яңа яктырткычлар урнаштырылды.
Транспорт министрлыгы һәм юл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан “Уфа – Бөре – Яңавыл”, “Борай – Иске Бал­тач – Куеда” төбәк автомобиль юлларында Борай авылы буйлап 8 километрдан артык арада яктырту челтәре урнаштырылды.
– Белүебезчә, районда “зәңгәр ягулык” кертү эшләре дә киң колач белән бара.
– Башкортстан Республикасы һәм “Газпром” җәмгыяте тарафыннан расланган “2021-25 елларга газ белән тәэмин итүне һәм газ үткәрүне үстерү программасы”на 15 торак пункт кертелгән, алар буенча төзелеш-монтаж эшләре алып барыла.
“Зәңгәр ягулык белән тәэмин итү” программасы буенча түбән басымлы газ үткәрүнең яңа челтәрләре төзелеп, газга Борай, Бикҗән, Вострецово, Яңа Алтыбай, Түгәрәк авылларында ике меңнән артык йорт тоташтырылды.
– Борай районы электән үк булдыклы игенчеләр төбәге буларак дан тота. Авыл уңганнары быелгы сезонны ничек тәмамлады?
– Районда бөртекле һәм кузаклы культуралар игүнең гомум мәйданы 37 мең гектар тәшкил итте. Биредә шуны билгелисе килә: соңгы ике-өч ел эчендә сөренте җирләрнең мәйданы 13 мең гектарга арттырылды. Бу – моңа кадәр ташландык булган басуларны яңадан чәчү әйләнешенә кертүнең күркәм нәтиҗәсе.
5867 гектарда уҗым культуралары чәчелде, язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар 30027 гектарны биләде. 501 гектарда – рапс, 445 гектарда горчица һәм 200 гектарда җитен үстерелде. Суктырылган ашлыкның гомум күләме 65482,8 тонна тәшкил итте. Гектардан уртача уңыш – 18,2 центнер.
Киләсе ел уңышы өчен 8500 гектарда уҗым культуралары, шул исәптән 6000 гектарда – арыш, 1500 гектарда бодай һәм 1000 гектарда тритикале чәчелде. Уҗым культураларына, узган елдагы белән чагыштырганда, 2633 гектарга күбрәк мәйдан бирелде.
Быелгы катлаулы һава шартларына карамастан, район хуҗалыкларында һәр терлек башына 30,32 центнер азык берәмлеге хәзерләнде, бу кышлату чорын уңышлы уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Районда фермерлык хәрәкәте ничек үсә? Бу өлкәдә нинди тенденцияләр күзәтелә?
– Хәзерге вакытта районыбызда 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 52 крестьян-фермер хуҗалыгы, 6 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли.
Агымдагы елның 9 аенда районның тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе гамәлдәге бәяләрдә 2 миллиард 300 миллион сум тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренең өлеше – 52 процент, ә крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше – 48 процент. Биредә Рамил Зарипов КФХсы эшчән­леген аерым билгелисе килә. Әлеге хуҗалык уңганнары, җир эшкәртү, мал үстерү белән генә чикләнеп калмыйча, үзләре җитештергән продукциядән ярымфабрикатлар әзерләп, Борай, тирә-як районнар һәм шәһәрләр, республикабыз башкаласы халкын да хәләл продукция белән тәэмин итә. Бу крестьян-фермер хуҗалыгының мал чалу, ярымфабрикатлар әзерләү цехлары, дүрт кибете (Борайда – бер, Уфа шәһәрендә – өч) бар.
Республикабызда авыл хуҗалыгы өлкә­сендә бүген фермерларга ярдәм итүнең бер­ничә программасы эшли. Эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары өчен грант һәм “Агростартап” программалары гамәлдә. Алар фермер хуҗалыкларын үстерүгә, авылда яңа эш урыннары булдыруга, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен арттыруга юнәлтелгән. Агымдагы елда ике борайлы “Агростартап” программасы буенча 7,7 миллион сумлык грант акчасына ия булды. Шулай итеп, районда симменталь токымлы сыерлар үрчетү буенча тагын ике фермер хуҗалыгы оештырылды.
– Соңгы вакытта инвестицияләр темасына аерым игътибар бирелә. Бу юнәлештә районда эш ничек тора?
– Былтыр барлык финанслау чыганаклары хисабына инвестицияләр күләме 810,59 миллион сум тәшкил итте, яки, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 1,68 тапкыр күбрәк булды. Быел бюджет инвестицияләре “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча Борай авылының “Төньяк 1,2 этап” бистәсендәге комплекслы төзелешкә, физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешенә, Мамады авылына керү юлын күтәрүгә, “Салкын Чишмә” тирәсен, Борай авылында балалар уен мәйданчыгын, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерүгә юнәлтелде.
Шәхси инвестицияләргә килгәндә, районда 9600 урынга исәпләнгән ит токымлы сыер маллары үстерү һәм симертү өчен тәгаен­ләнгән терлекчелек комплексы барлыкка килде. Инвестор бу проектка 144 миллион сум үз акчасын кертсә, заем күләме 432 миллион сум тәшкил итә. Әлеге комплекста 25 эш урыны булдырылды, өстәмә рәвештә тагын 25 эш урыны булдыру планлаштырыла. Ашлык склады, гараж төзелгән, инвестор район биләмәсендә ике ашлык склады, кыр эшләрен үткәрү өчен 110 миллион сумлык техника сатып алды.
Бүген районда барлыгы 62 проект гамәлгә ашырыла, инвестицияләр күләме 1,05 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Быел 22 проектны гамәлгә ашыру тәмамланды, инвестицияләрнең гомум күләме 140 миллион сумнан артык тәшкил итте, 38 эш урыны булдырылды.
– “Атайсал – Кече Ватан” акциясе буенча нинди проектлар тормышка ашырылды һәм ашырыла?
– “Атайсал – Кече Ватан” кысаларында район территориясендә 300гә якын проект гамәлгә ашырылды. Шулар исәбендә Дүсмәт, Тукран авылларында мәчетләр, Вострецово авылында чиркәү төзү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына обелисклар кую, чишмә территорияләрен төзекләндерү (Кушманак һәм Даутлар авылларында иң киң колачлы проектлар эшләнде), зиратларның коймаларын яңарту һәм ремонтлау, урамнарны яктырту, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, төрле мәдәни чаралар оештыру һ.б.
– Борай районының үз бренды бармы?
– Безнең районның берничә бренд чарасы бар. 2009 елдан Борай районында “Йәйгор” Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы уза, ул бөтен республикадан талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне җыя. Киләсе елда “Йәйгор” конкурсы мәдәни башлангычларга Президент фонды ярдәме белән узачак һәм Уфа шәһәренең 450 еллыгына багышланачак.
Быел, шулай ук, районда әлеге Фонд һәм район хакимияте ярдәме белән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә халык җырын башкаручыларның төбәкара конкурсы узды. Проект төбәкара хезмәттәшлеккә, милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән. Аны тормышка ашыру бөек җырчы, данлыклы шәхес Хәмдүнә Тимергалиева истәлеген аның туган җирендә мәңгеләштерү мөмкинлеге бирә.
2014 елдан Ваныш-Алпавыт авылында “Танып-Су” Бөтенрусия этно-арт симпозиумы уза. Бу да безнең бренд чарасы. Быел ул бик күркәм, югары дәрәҗәдә үтте. Ел саен симпозиумда катнашучыларның, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән рәссамнарның иҗади эшләре “Танып-Су” арт-галереясында лаеклы урын ала һәм Балтач, Тәтешле, Яңавыл, Калтасы районнарында күчмә күргәзмәләрдә тәкъдим ителә.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә районда зур ярдәм күрсәтелә. Шул хакта да сөйләп үтсәгез иде.
– Әйе, бу – безнең изге бурычыбыз. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга 11 гумконвой җыеп озаттык, бу эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Якташ яугирләребезгә 6 автомашина, күчмә мунча, электр станцияләре, төнлә күрү җиһазлары, тепловизорлар, рацияләр, бензопычкылар, квадракоп­терлар, җылы киемнәр, йокы капчыклары һәм башка әйберләр җибәрдек. Муниципаль бюджет һәм район эшкуарларының финанс ярдәме хисабына 52 гаиләгә – утын, 97 гаиләгә – ашлык, 27 гаиләгә сенаж китерелде. Аларга хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә даими ярдәм күрсәтелә: гаражларына керү юлларын асфальтлау, койма кою, төзелеш материаллары сатып алу, су чыгару системасын ремонтлау, видеокамера урнаштыру, торак биналарында ремонт эшләре, электр җиһаз­ларын алмаштыру, торакка газ үткәрү, кое урнаштыру, транспорт чаралары бирү.
Бу елгы Сабантуйда махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары, хатыннары, балалары өчен хәрби-патриотик павильон оештырылды, анда 300 тирәсе кеше күрешеп, бәйрәм табыны артында аралаша һәм ял итә алды. Саннарга килгәндә, 2022-23 елларда район казнасыннан яугирләребезнең гаилә әгъзаларына 2 миллион сумга ярдәм күрсәтелде. Борай районы эшкуарлары тарафыннан исә 300 мең сумнан артык финанс ярдәме юнәлтелде.
– Сезнең фикерегезчә, халыкны иң борчыган мәсьәләләр бүген нинди?
– Бүгенге вәзгыятебез шундый: һәркай­сыбыз махсус хәрби операция барышын киеренкелек белән күзәтә, яугирләребезнең тизрәк җиңү белән исән-сау кайтуын көтә. Әйтеп үтүемчә, һәркем фронтка ярдәм итәргә омтылып яши.
Халыкны борчыган икенче мәсьәлә – юллар торышы. Әлбәттә, торак пунктларда барлык юлларның да камил булуын телибез. Кызганычка каршы, муниципаль бюджетта финанс чаралары бик чикләнгән. Шулай да без республика һәм федераль программаларда катнашу вариантларын эзлибез. Юлларны тиешле хәлдә тоту өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” программасы буенча Борай районында 9,5 чакрым озынлыктагы “Уфа – Бөре – Яңавыл” юлы, 5 километрлы “Борай – Иске Балтач – Куеда”, муниципальара әһәмияттәге “Борай – Типләк” юллары ремонтлана.
Быел Борай авылы урамнарына да ремонт ясалды. Узган елда Тукай авылына, Каенлык – Бигәнәй – Карабайга, Иске Мостафага, Гомәргә, Бәйсәкәгә, Борай – Таңатар-Сәет-Көрҗәгә керү юллары төзек­ләндерелде. Ә быел Кузбай – Алтаюга, Иске Бикмәт – Нарышка юл эшләнде, Чалкак авылына керү юлын төзекләндерү дә планлаштырыла.
Борай районы аша 66 чакрымлы Дүртөйле – Әчит участогында Казан-Екатеринбург автомобиль юлы төзелеше буенча эшләр тулы куәтенә алып барыла. Әлеге юл Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округ­ларының эре икътисади үсеш үзәкләрен берләштерәчәк, транспорт чыгымнарын киметәчәк, ил эчендә инфраструктураны яхшыртачак, тышкы сәүдә элемтәләрен киңәйтәчәк, дип көтелә.
– Дәүләтнең өстенлекле проектларының берсе – эчке туризмны үстерү. Район кунакларына кая барырга киңәш итәр идегез?​
– Район үзәгеннән 17 чакрымда, Иске Тазлар авылыннан ерак түгел, Борай – Иске Балтач – Куеда юлы буенда табигатьнең бер могҗизасы – “Аккош күле” (аны “Карлыгач күле” дип тә йөртәләр) бар. Күлдә аккошлар күптән юк, әмма картлар алар монда 40 ел элек оя корган дип раслый. Күлгә су чишмәдән килә. Салкын һәм чиста. Күл янындагы чишмә җиләслекне тәэмин итә. Әмма шул ук вакытта күлнең суы хәтта зәмһәрир салкыннарда да туңмый. Бу – борайлыларның һәм күрше районнарда яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыны. Ел саен халык аның янын чистарту буенча өмәләр үткәрә.
Күлнең суы зәңгәр, үтәкүренмәле. Аның диаметры 25 метр гына. Күл диңгез калдыгы булырга мөмкин дип фаразлана. Ышанулар буенча, чишмәнең күкертле-водородлы суы авырулардан савыктыра, ә әгәр яшь пар биредәге күпердә вәгъдә бирешә икән, алар арасындагы никах ныклы булачак, диләр.
Борай кунакларына “Тарихи-мәчет”ебезне дә күрергә киңәш итәр идем. Мәчет 2021 елның маенда үз ишекләрен ачты. Бу мәчеттә беренче азан төзелеш башланганнан соң 107 ел үткәч яңгырады: эре сәүдәгәр Шәрә­фетдин Хәмитов әлеге гыйбадәт йортын 1914 елда төзи башлый. Түбә һәм манараларын гына төзеп бетерәсе калганда сәүдәгәр, кулак дип сөргенгә озатылудан качып, гаиләсе белән Кытайга китә. Шулай итеп, Борайның 7нче Җәмигъ мәчете ул вакытта ачылмыйча кала.
Үзенең бер гасырлык тарихында мәчет бинасы ниләр генә күрми: аны ашлык саклау урыны, авыл китапханәсе, кинотеатр буларак файдаланалар, ә 2000 еллар башында бөтенләй җир белән тигезләргә карар итәләр, монда күңел ачу комплексы барлыкка килергә тиеш була. Ләкин гыйбадәт йортын халык яклап кала. Авыл халкы ул вакытта инде аяныч хәлдә булган бинаны коткару өчен бульдозерлар көрәге алдына тезелеп баса. Шулай итеп, бина тарих һәм мәдәният һәйкәле статусын ала. 2003 елда мәчет мәхәллә кешеләре ярдәме белән икенче тапкыр төзелә башлый. Бүген “Тарихи мәчет” – республиканың төньяк-көнбатышында иң борынгысы.
Борай кунакларын “Танып-Су” Арт-гале­реясында тамаша кылырга чакырыр идем. Биредә сәнгать сөючеләр өчен өч зал җиһазландырылган, аларның һәрберсендә стиль һәм тематика буенча төрле эшләр куела. Бүген “Танып-Су” Арт-галереясы осталарның иҗаты, төрле стильдәге уникаль эшләр белән таныштыра, сәнгать әсәрләренең гүзәллеген күрергә, үз төбәгеңнең, халкыңның мәдәниятен аңларга, яратырга һәм кадерләргә өйрәтә.
Борай авылында, Сару елгасы ярында, карагай урманы янында чишмә бар. Аның суы искиткеч чиста һәм тәмле. “Салкын Чишмә” Борай авылын су белән тәэмин итүнең борынгы чыганагы булып тора. Быел “Авыл территория­ләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында “Салкын чишмә” тирәсе төзекләндерелде. Монда коймалы брусчаткадан җәяүлеләр өчен юллар салынды, яктырту урнаштырылды, балалар өчен уен мәйданчыгы җиһазландырылды. Сару елгасы аша салынган асылмалы күпер дә туристларыбыз күңеленә хуш килер.
– Әңгәмә өчен рәхмәт! Эшегездә уңышлар телибез!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас в