-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 07:50

“Бу – чын ир-егетлек үрнәге"

Кичә атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров музыкант, махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Радик Динәхмәтовка “Башкортстанның халык артисты” исемен тапшырды. Ул аңа югары һөнәри осталыгы өчен лаек булды.

“Бу – чын ир-егетлек үрнәге"
“Бу – чын ир-егетлек үрнәге"

“Бу – чын ир-егетлек үрнәге. Ул үз теләге белән СВОга барырга карар итте һәм үзенең хәрби бурычын үти”, – диде Радий Хәбиров, бүләкне тапшырганда.

Радик Динәхмәтов республика Башлыгына зур рәхмәтләрен күндерде һәм, СВО зонасында ул санитар-водитель булып эшләгән Таһир Кусимов исемендәге батальонда Радий Хәбировның “Башкортстан, алга!” дигән сүзләрен һәрдаим истә тотуларын әйтеп, яугирләрнең сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткерде. Тагы да ул хөрмәт йөзеннән төбәк Башлыгына егетләр җибәргән хәрби башлыкны бүләк итте.

“Башкортостан” мотоукчылар полкы командирының тәрбия эше буенча урынбасары, подполковник Рөстәм Шаһабетдинов сугышчыларының хәрби бурычларын ничек үтәве турында сөйләде. Безнең полк анда август ахырыннан һәм бу вакыт эчендә 65 сугышчы хәрби бүләккә лаек булган, ә 224е бүләкләүгә тәкъдим ителгән.

Подполковник командование һәм барлык сугышчылар исеменнән республика җитәкчелегенә мотоукчылар полкына һәрьяклап әхлакый һәм матди ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерде.

– Даян Мурзин, Миңнегали Гобәйдуллин, Таһир Кусимов исемендәге Башкортстан батальоннары алдынгы позицияләрдә тора. Алар – кирәкле әйберләр белән, ә Сергей Зорин исемендәге батальон заманча танклар белән коралландырылган. Барлык хәрби бүлекчәләр куелган бурычны уңышлы үти. Кирәкле әйберләр һәм азык-төлек белән без тулысынча тәэмин ителгән. Кирәк булганда, сугыш вакытында рация аша башкорт һәм татар телләрендә аралашабыз. Полкның хәзер шәхси гимны бар. Сүзләрен безнең ротаның бер замполиты язды”, – диде “Башкортостан” полкы командиры урынбасары.

Сугышчылар исеменнән ул республика халкына һәм Башкортстан Башлыгына яугирләргә һәм аларның туганнарына, якыннарына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Күптән түгел бер киңәшмәдә безнең полк кергән армиянең замполиты республиканың һәм шәхсән Башкортстан Башлыгының полкка ничек ярдәм итүен үрнәк итеп куйды. Без сезнең йөзгә кызыллык китермәячәкбез, җиңеп кайтачакбыз!” – диде ул.

Чарада төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Владислав Сидоркин ун айда торак төзелеше һәм алдагы планнар турында бәян итте. Агымдагы елның 10 ае йомгаклары буенча, республикада 2 миллион 602 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу узган елдагы күрсәткечкә карата 105,2 процент тәшкил итә. Русия төбәкләре арасында республика – 8нче урынны, Идел буе федераль округы буенча 2нче урынны били. “Бу “коры” саннар артында – торак шартларын яхшырткан 113 мең гаилә. Торак төзелеше структурасында шәхси торак төзелеше өлеше якынча 67 процент тәшкил итә”, – дип белдерде чыгыш ясаучы.

Төзелә торган торак күләме буенча беренче урында – Уфа, аннары Уфа һәм Иглин районнары тора. Шулай ук, беренче унлыкка Стәрлетамак, Туймазы, Кырмыскалы һәм Әбҗәлил районнары, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама шәһәрләре керде.

“Территорияләрне комплекслы үстерүгә тиешле игътибар бирегез. Бу – безгә оешкан рәвештә төзү һәм йортларны социаль объектлар белән бергә сафка кертү өчен гарантия, – диде Радий Хәбиров. – Һәм, әлбәттә, күпфатирлы йортлар төзү мөмкинлеген тапкан муниципалитет, шәһәр башлыкларына рәхмәт. Мин барысын да аңлыйм, эскроу-исәпләр белән бәйле кыенлыклар бар. Шулай да барыбер төзергә кирәк”.
 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в