

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, мәдәни алмашу төбәкләр арасында тотрыклы һәм озак вакытлы элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә.
- Республикада федераль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белән хезмәттәшлек актив үсә: 2021 елда 10 килешү имзаланса, былтыр – 18, быел – 19 килешү төзелде. Бу, һичшиксез, төбәкнең имиджын күтәрүгә ярдәм итә һәм Русиянең әйдәп баручы һәм күренекле театрлары, музейлары, концерт оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштырырга мөмкинлек бирә, — дип белдерде Андрей Назаров.
Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова федераль учреждениеләр белән хезмәттәшлек турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру турында тулырак хисап тотты. 2020 елдан бу елга кадәр федераль учреждениеләр белән хезмәттәшлек турында 47 килешү төзелгән. Шул исәптән быел августта Башкортстан Республикасы Башлыгы Санкт-Петербургның төп музей комплексы Эрмитаж белән килешү имзалады.
Хезмәттәшлек кысаларында иң әһәмиятле нәтиҗә - Росконцерт белән «Зур гастрольләр» проекты.