

- Ярминкәдә эш бирүчеләр җитештерү мөдире, хезмәтне саклау буенча инженер, пекарь, буфетчы, юыну машиналары машинисты, шеф-повар, товар белгече, ярымфабрикатлар ясаучы, зал администраторы, инженер-технолог, ашханә эшчесе, кассир, официант, сатучы кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәк – барлыгы 56 белгечлек буенча меңгә якын вакансия тәкъдим ителәчәк.
Барлык эш бирүчеләр дә рәсми эшкә урнашуны һәм тулы социаль пакетны гарантияли. Бу көнне мәшгульлек һәм укыту өлкәсендә консультацияләр рәвешендә үз хезмәтләрен республика Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Дәүләт мәшгульлек хезмәтенең уку үзәге белгечләре дә тәкъдим итәчәк, – дип, теләгән һәркемне вакансияләр ярминкәсенә чакырды гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Вакансияләр ярминкәсе уздырыла торган урын: «Уфа ЭКСПО» күргәзмәләр комплексы, Менделеев урамы, 158, 2нче кат. Үткәрү вакыты: 23 ноябрь, 10:00дән 18:00гә кадәр.