+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2023, 11:55

"Росреестр"га гариза бирү гадиләштерелде

"Росреестр" порталында шәхси кабинет аша берничә гариза бирү процедурасы гадиләштерелгән.

"Росреестр"га гариза бирү гадиләштерелде
"Росреестр"га гариза бирү гадиләштерелде
Хәзер хезмәт алучылар гаризалар биргәндә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза (УКЭП) кулланмаска мөмкин, аларның «Дәүләт хезмәтләре» порталында авторизациясе булу җитә.

- "Росреестр" сайтында шәхси кабинетны яңарту УКЭПы булмаган кулланучылар өчен гаризалар һәм документлар бирү процессын шактый җиңеләйтә. Яңа чара күчемсез милек өлкәсендә сервисларны куллану мөмкинлеген һәм уңайлылыгын, шулай ук безнең хезмәтләрне алу өчен санлы форматта мөрәҗәгать итүче гражданнар һәм эшкуарлар санын арттырачак, - дип билгеләп үтте "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Бүгенге көндә УКЭПсыз сигез төрле исәп-теркәү чаралары буенча гариза бирергә мөмкин:
күчемсез милек объекты турында төп мәгълүматлар үзгәрү сәбәпле кадастр учеты;
төзелгән/реконструкцияләнгән торак яисә бакча йортын исәпкә алу һәм теркәү;
төзелә торган җир кишәрлеген исәпкә алу һәм теркәү;
җир кишәрлекләрен бүлү яисә берләштерү;
элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты турында мәгълүмат кертү;
милекченең шәхси катнашлыгыннан башка килешүләр үткәрү мөмкин түгеллеге турында билге кертү;
күчемсез милек турындагы мәгълүматларда техник хатаны төзәтү;
өстәмә мәгълүмат кертү.

"Росреестр" идарәсендә искә төшерүләренчә, үткән айда Башкортстанда хезмәтләрне электрон төрдә алучы гариза бирүчеләрнең өлеше 60%тан артык тәшкил иткән. Санлы документлар тапшыру технологияләре һәм ведомствоара элемтәне автоматлаштыру күчемсез милекне рәсмиләштерү процессын шактый тизләтте. Хәзер кәгазь документлар нигезендә теркәү - берничә көндә, электрон документлар нигезендә 1-2 көндә тәмамланырга мөмкин, ә башка органнардан кирәкле документларны "Росреестр" хокукларын теркәүчеләр мөстәкыйль рәвештә сорый ала.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: