Сәләх Атнагулов 1893 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе Суыккүл авылында (хәзерге Ярмәкәй районы) туган. 1916 елда Уфаның “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаган.
Башта ул әлеге мәгариф учреждениесендә үзенең укытучысы Галимҗан Ибраһимовның иҗтимагый-сәяси карашларын уртаклаша. 1917-19 елларда С. Атнагулов Милли мәҗлес депутаты һәм Урал-Идел штатын гамәлгә ашыру буенча Коллегия казначее була, Татар-башкорт штатын гамәлгә ашыруда актив катнаша. 1918 елның язында ул большевикларга кушыла, ә 1919 елда РКП (б) сафларына баса.
1919 елның җәеннән С. Атнагулов Мәскәүдә эшли. Ул Көнчыгыш халыкларының 2нче Бөтенрусия коммунистлар съезды эшендә катнаша, аннан соң РКП (б) Үзәк Комитеты каршындагы әлеге оешманың Үзәк бюросы әгъзасы, “Кызыл яу” (Кызыл армия) гәзите мөхәррире була.
1920 елдан Сәләх Атнагулов Казанда. Биредә ул Татарстан АССРы Профсоюзлар советының мәдәният бүлеге мөдире була, республика Мәгариф халык комиссариатында эшли, 1922 елдан –“Эшче” гәзите, 1925 елдан “Кызыл Татарстан” гәзите мөхәррире. Шул ук елдан С. Атнагулов Татарстан дәүләт нәшриятының баш мөхәррире вазыйфасына үрләтелә. Үзе янына ул Шәриф Камал, Фәтхи Бурнаш, Мөхәммәт Гали, Гомәр Толымбаев, Садри Зәләх кебек танылган язучылар һәм журналистларны чакыра. 1927-29 елларда Сәләх Атнагулов Татарстан Республикасы Мәгариф халык комиссариатының Академия үзәген җитәкли.
С. Атнагулов үзе дә фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Аның хезмәтләре Башкортстан тарихына һәм татар әдәби теле буенча тикшеренүләргә багышланган. 1925 елда Мәскәүдә “СССР республикалары һәм өлкәләре” сериясендә урыс телендә 7000 данә тираж белән Сәләх Атнагуловның “Башкирия” китабы дөнья күрә (БАССР картасы белән, 129 бит). Бу совет Башкортстаны тарихын тикшерү буенча беренче фундаменталь эш була. 1934 елда Казанда татар телендә Гыйбадулла Алпаров һәм Шиһан Рамазанов белән авторлыкта язылган “Татар әдәби теленең орфография кагыйдәләре” монографиясе басыла.
Сәләх Атнагуловны хаклы рәвештә татар журналистикасына нигез салучы дип тә санарга була. Ул “Гажур” гәзит-журнал нәшриятын оештыручы була, беренче сатирик “Чаян” журналын, “Кызыл яшьләр” комсомол гәзитен, “Безнең юл”, “Кызыл Шәрык яшьләре”, “Мәгариф” журналларын булдыруда актив катнаша.
С. Атнагулов 1926 елның 26 февраленнән 5 мартына кадәр Бакуда үткән Беренче Бөтенсоюз тюркология съездында катнаша. Ул марксизм-ленинизм классикларының хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итү комиссиясен җитәкли, Терминология комиссиясе рәисе һәм “Яңалиф” җәмгыяте идарәсе әгъзасы, шулай ук, Татарстанны өйрәнү җәмгыятенең Үзәк советы секретаре була.
Сәләх Атнагулов язучы буларак та билгеле. Ул – Казанда татар телендә басылган “Яшь шахтер” (1925), “Эчкерсез мәхәб-бәт” (1927), “Каф тавы артында” (1928) повестьлары авторы.
Ә 1936 елның августында “төрки халыкларның милли интеллигенциясе арасында террорчылык төркемнәрен бетерү” буенча кампания барышында С. Атнагуловны ВКП (б) партиясеннән чыгаралар һәм кулга алалар. Ул ”Контрреволюцион милләтче оешма” һәм “Советларга каршы милләтче оешма” әгъзасы булуда гаепләнә. Сәләх Атнагуловны атып үтерү турында хөкем карары 1938 елның 16 августында гамәлгә ашырыла, аның гәүдәсе Мәскәүдә Дон зиратында яндырыла. Сәләх Атнагулов 1956 елда аклана.
Юрий Ергин.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.