+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 ноябрь 2023, 05:35

Уфада башкорт халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар

21 ноябрьдә Уфада Дәүләт җыелышының җиденче чакырылыш депутатларының Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) вәкилләре белән гамәлдәге проектлар кысаларында багланышлар һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча очрашуы булды. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның өстенлекле һәм перспектив проектлары турында оешманың президиумы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова сөйләде.

Уфада башкорт халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштыларУфада башкорт халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар
Уфада башкорт халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар

"Ел саен, 2020 елдан башлап, Бөтендөнья башкортлары корылтае тематик елларны игълан итә һәм планлы чаралар үткәрә. Мисал өчен, башкорт тарихы елында башкорт ырулары съездлары башланды. Бүгенге көндә 30дан артык җыен үткәрелде. Мәдәният елы кысаларында "Иҗади мәйдан"проектын уздырдылар, анда иҗади интеллигенция районнарга чыкты һәм осталык дәресләре, семинарлар үткәрде. Фән һәм мәгариф елында без "Фәнни мәйдан" уздырабыз. Мондый чаралар урыннарда кешеләрне иҗтимагый һәм агарту эшенә җәлеп итү җәһәтеннән үзләрен аклады”, - дип ассызыклады Эльвира Аеткулова.

Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Бөтендөнья башкортлары корылтае эшендәге төп юнәлешләрнең берсе милләтара дәрәҗәдә багланышлар. Мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе тарафыннан Сосланбәк Тавасиев исемендәге Иҗтимагый бүләк тәкъдим ителде. Ул башкорт мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән төрле милләт кешеләренә тапшырылачак.

Башкорт халкының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру турында Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе, Дәүләт җыелышы депутаты, Республика стратегик тикшеренүләр институтының социомәдәни анализ үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов сөйләде. Стратегия 2020 елның 25 декабрендә оешманың башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән. Ул тарих фәннәре докторы, профессор Айтуган Акманов җитәкчелегендә Башкортстан Фәннәр академиясе галимнәре тарафыннан эшләнгән. Документның төп максаты - дәүләт мәнфәгатьләрен, гомумкешелек өстенлекләрен исәпкә алып, башкорт халкының үсеше өчен шартлар тудыру, халыкның этномәдәни үзенчәлеген саклау, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү. Шулай ук башкорт халкының үсеш стратегиясенә дә кушымта бар. Анда аның төп тезислары һәм максатлары, шулай ук аларны гамәлгә ашыру механизмнары төгәл язылган.

Чыгышлардан соң фикер алышу булды. Гамәлдәге һәм перспектив проектлар кысаларында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча аерым депутатлардан кызыклы тәкъдимнәр яңгырады. Фикер алышуда Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев катнашты.

“Бөтендөнья башкортлары корылтае системалы рәвештә төрле проектларны тормышка ашыра, яңа юнәлешләрне үстерү өстендә эшли. Мәсәлән, «Аек авыл» күпкырлы проектын оештыручылар идеясе масштаблырак булып чыкты: төп бурыч - авылда аек яшәү рәвешенә мода кертү генә түгел, ә шундый вакыт үткәрүне алыштыру, кешеләрне игелекле, файдалы эшләргә юнәлтү. Дүрт ел нәтиҗәләренә караганда, проект уңышлы булып чыкты. Бу вакыт эчендә проектның популярлыгы сизелерлек артты. Әмма шул ук вакытта конкурста катнашучыларны стимуллаштыру өчен кирәкле яңа механизмнар бар - бу хакта без бүген дә сөйләштек. Башкорт халкының үсеш стратегиясенә килгәндә, ул гамәли бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән. Стратегия мантыйгы - системалы, төгәл максатлар һәм бурычлар, чаралар планы белән. Җәмәгатьчелек идеяләреннән һәм киләчәк контурларыннан алып аларны гамәлгә ашыруның предмет механизмына кадәр тулы структура төзелгән", - диде Урал Килсенбаев.

Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтаеның матбугат хезмәте.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас