+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2023, 09:14

Фирдүсне хатыны өйгә кертерме икән инде...

Фирдүс Тямаевның Уфадагы концертларыннан соң шау-шу тынмый әле.

Фирдүсне хатыны өйгә кертерме икән инде...
Фирдүсне хатыны өйгә кертерме икән инде...

Күпләрнең яраткан җырчысы быел Башкортстан тамашачысына 12 көн буена концерт куйды. Уфадагылары мәрәкәләргә дә бай булды. Бер ханымның итекләрен салып калдыруы турында язган идек инде. Ә «Татарлар дөньясында» телеграм-каналына янә бер видео куйганнар.

Анда күренүенчә, бер ханым сәхнәгә чәчәкләр тотып чыга һәм: «Сез безгә адреналин бүләк иттегез! Минем өйдәге иремә дә адреналин алып кайтасым килә. Хәзер син мине яраткан кыяфәт чыгарасың, мин сиңа чәчәк бирәм, син мине кочаклыйсың. Бәлки, ирем 60ка якынлашканда булса да мине яратуын аңлар», – ди.

«Куркып кочаклама инде, анаңның баш баласы», – дип, Фирдүсне куркытып та ала.

«Гомер үтә инде пенсионерлар кочаклап», – дип шаярта Фирдүс һәм мәхәббәтле ханымны: «Сугышыгыз ирегез белән рәхәтләнеп», – дип озата.

"Фирдүсне хатыны өйгә кертерме икән", дип борчыла халык. Адреналин алып кайткан хатынны да өйгә кертүче булдымы икән инде...

Фото: "Сәхнә" журналыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: