+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2023, 17:26

Концерттан соң... тешләп кайтарганнар

Марат Яруллин хәзер тамашачы белән фотога төшүдән дә куркыр инде.

Концерттан соң... тешләп кайтарганнар
Концерттан соң... тешләп кайтарганнар

Бу хәл җырчының Магнитогорскидагы концертыннан соң булган.

"Ышанасызмы, фотосессия вакытында бер хатын-кыз муенымны тешләде. Мин бу турыда нәрсә дип әйтергә дә белмим… Тагын мондый хәл кабатланса, фотосессиягә чыкмый башлармын, мөгаен", – дигән Марат Яруллин.

Бераздан: «Мин исән, елан агулы булып чыкмады», – дип тә язып куйган.

Маратның язылучылары бик борчылган. «Ул кызның нәрсә белән авыруын кем белгән. Анализлар тапшырырга кирәк», – дигәннәр дә бар.

Фанат мәхәббәте канат кына түгел, менә шундый эзләр дә калдыра икән.

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: