+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 ноябрь 2023, 07:10

Онык туса, биш көн ял бирәчәкләрме?

Әби-бабайларның 20 проценты оныклары белән көн саен, яки балалары эштә вакытта, бөтен вакытын үткәрә. Өчтән бере генә оныклары белән атнага бер тапкырдан да азрак вакыт күрешә.

Онык туса, биш көн ял бирәчәкләрме?Онык туса, биш көн ял бирәчәкләрме?
Онык туса, биш көн ял бирәчәкләрме?

Дәүләт думасы депутаты Яна Лантратова хезмәткәрләргә оныклары туу уңаеннан өстәмә отпуск бирергә тәкъдим итте.

Ул Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә хат җибәргән, дип хәбәр итә RT басмасы.

Хәзер Русия Хезмәт кодексы өч очракта биш көнлек отпуск бирүне күздә тота: бала туганда, никахны теркәү өчен, якын туганнары үлсә. Бу очракларда ял түләүсез, әмма аны эш бирүче хезмәткәрнең гаризасы буенча бирергә тиеш.

Бу чорда гаилә өчен якыннарының максималь ярдәме бик мөһим, дип ассызыклады Лантратова. Русиядә өлкән туганнарның яшьләргә, шул исәптән балаларны тәрбияләү эшендә дә, традицион рәвештә ярдәм итүләрен билгеләп үтте.

Мәсәлән,әби-бабайларның 20 проценты оныклары белән көн саен, яки балалары эштә вакытта, бөтен вакытын үткәрә. Өчтән бере генә оныклары белән атнага бер тапкырдан да азрак вакыт күрешә.

Хезмәт министрлыгына мөрәҗәгать текстында Лантратова оныклары туган очракта хезмәт хакын саклап калмыйча, биш календарь көнгә кадәр хезмәткәрләр өчен өстәмә отпуск кертүнең максатка ярашлылыгын карауны сораган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас