

Башкортстанның ЮНЕСКО эшләре буенча Комитетының башкаручы директоры Элина Гатауллина, республика Мәдәни мирас объектларына дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Салават Кулбахтин, «Торатау» геопаркы резиденты Геннадий Кошелев, “WAY PACK” компаниясе директоры Альбина Мазунина, “Зур Көньяк Урал сукмагы”на нигез салучы, блогер Рәис Габитов, Уфа шәһәренең 71нче мәктәбе директоры Ольга Алексеева Комитетның казанышлары һәм киләчәккә планнар турында сөйләделәр.
Башкортстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты 1998 елның 25 ноябрендә республика Президенты Указы белән оештырыла һәм Башкортстанның ЮНЕСКО белән хезмәттәшлеген тәэмин итүче республика Башлыгы каршындагы даими эшләүче координация органы булып тора.
Комитет составына мәгариф, фән һәм мәдәният, мәгълүмат һәм коммуникация өлкәсендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, яшьләр оешмалары, әйдәүче предприятиеләр, оешмалар һәм бизнес вәкилләре керә.
- Эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре - мәгариф һәм фән, мәдәни, табигый һәм сәнәгать мирасы буенча программаларны үстерү. Башкорт аты белән бәйле кайбер проектлар буенча эшлибез, экологик аспектка зур игътибар бирәбез. Республика Башлыгы, Комитетның мактаулы рәисе Радий Хәбиров куйган иң мөһим бурычларның берсе - безнең шиханнар табигый мирасын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү, - диде Элина Гатауллина.
"Янгантау" геопаркы Русиядә һәм барлык постсовет киңлегендә беренче ЮНЕСКО геопаркларының Глобаль челтәренә керде. 2022 елда республикада булган ЮНЕСКО экспертлары тагын бер геопарк - "Торатау" геопаркларының Глобаль челтәренә кертү буенча төбәкнең заявкасын уңай бәяләделәр.
Башкортстанда ЮНЕСКОның 39 Ассоциацияләнгән мәктәбе, аларның укучылары табигый, мәдәни һәм тарихи мирасны өйрәнү оешмасының мәдәни-мәгариф һәм фәнни проектларында актив катнашалар. Шундый гомум белем бирү оешмаларының берсе - Уфаның 71нче мәктәбе директоры Ольга Алексеева халыкара алмашу программасы турында сөйләде. Быелның көзендә Кытай телен өйрәнүче укучылар Пекин мәктәбендә булганнар.
Блогер Рәис Габитов үзенең "Көньяк Урал сукмагы" проекты турында сөйләде. Чиләбе өлкәсен һәм Башкортстанны тоташтыручы 500 чакрым озынлыктагы әлеге туристик маршрут күптән түгел "Ел маршы" бөтенрусия конкурсының "Иң яхшы туристик сукмагы" номинациясендә җиңүче булды. Хәзер проектны алга таба үстерүгә бизнес һәм фәнни бергәлек җәлеп итү, туристик маршрутлар гына түгел, танып белү маршрутлары да оештыру планлаштырыла. Мондый планнар белән бәйле рәвештә, матбугат конференциясе вакытында Раис Габитов, экологик төргәк җитештерүче "WAY PACK" компаниясе директоры Альбина Мазунина һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Комитет арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин