+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Ноября 2023, 03:40

Күпер ишелә башлаган иде...

Иглин районында халык өчен куркыныч тудырган объект сентябрьдә үк ябылган булган.

Күпер ишелә башлаган иде...Күпер ишелә башлаган иде...
Күпер ишелә башлаган иде...

Узган атнада “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы һәм Кире элемтә платформасы республика халкыннан төрле темаларга килгән 4 594 мөрәҗәгатьне теркәгән. Бу бер атна элек булганнан 788гә күбрәк. Мөрәҗәгатьләр статистикасында беренче урында – юллар (1350), узган атна белән чагыштырганда, + 414 шикаять. Нигездә, халык юлларны ремонтлауны, чокырларны ямауны, юл кырыйларында яктырту системасын төзекләндерүне сорый. Иң күп зарлар Уфадан, Бәләбәй һәм Белорет районнарыннан килгән.

Икенче урында – төзеклән­дерү, өченчедә – торак-коммуналь хуҗалык, аннары җәмәгать транспорты һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре килә.
Уфаның Дим районында Гилев урамындагы тукталыш ремонтланган. Социаль челтәр­ләргә мөрәҗәгать итүче ханым тоташтыручы торбаларның берсе ватылуы турында хәбәр итә. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системасы тот­кан, Дим районы хакимияте проблеманы контрольгә алган. 14 ноябрьдә тукталыш тәртипкә китерелгән. Хатын башкарылган эш өчен рәхмәт белдергән. “Рәхмәт сүзләрен бик сирәк ишетәбез, шуңа күрә без бик шат”, – дип язалар ЦУРдан.

Нефтекамада “Мирас” картиналар галереясы янында яңгыр суын суыртканнар. Монда күлләвек җыелуы һәм җәяүле­ләрнең үткәндә кыенлык киче­рүе турында социаль челтәр­ләрдә якындагы йортларда яшәүче хатын-кызларның берсе язган. Урынга Нефтекама ха­кимиятенең эшче төркеме чыккан. Хезмәт күрсәтү оешмасы белгечләре хәлне бәяләп, проблеманы хәл итү юлын бил­геләгән. 16 ноябрьдә эшләр тәмамланган, су суыртылган.

Ә Уфаның Киров районында, бер кеше мөрәҗәгатеннән соң, “Гвардейский” скверында яктырту системасы тергезелгән. Анда фонарьлар янмавы турында ул 29 октябрьдә социаль челтәрләрдә яза. Уфаның Киров районы хакимияте мәсьә­ләне хәл итүгә керешә. Ачыклынуынча, төзүче компания яктыртуны алга таба аны хезмәтләндерү белән шөгыль­ләнәчәк оешмага тапшырган икән, алар фонарьларны кабызырга тиеш була. Хокукларны тапшыру процессы ике атна дәвам итә. 16 ноябрьдә яктырту тергезелгән.

Гомумән, көннәр караңгы­лану белән яктырту проблемасы алгы урыннарга чыкты. Салаватның 13нче кварталында да шушы проблема күзәтел­гән. Йорт ихатасында фонарьлар эшләмәве турында социаль челтәрләрдә урындагы хатын-кызларның берсе хәбәр итә. ЦУРның роботы мөрәҗәгатьне 10 ноябрьдә эләктерә. Подрядчы оешма белгечләре проблема барлыгын раслаган, аның сәбәбен ачыклап, зыян күрү урынын эзли башлаган. Линия озын булу сәбәпле, бу берничә көн вакытны алган. 15 ноябрьдә төзексезлек бетерелгән.

Иглин авылында Совет һәм Яр буе урамнары арасындагы күпер ремонтланган. Халык өчен куркыныч тудырган объектны 2 сентябрьдә үк ябалар. Биредә яшәүчеләрнең социаль челтәрләрдә күперне тәртипкә китерергә кирәклеге турындагы мөрәҗәгатьләрен “Инцидент-менеджмент” системасы тоткан. “Без Иглин районы хакимия­тендәге коллегаларыбыз белән элемтәгә кердек. Баксаң, эшләр бара икән инде: смета документлары әзерләнгән, торглар үткәрелгән, подрядчы оешма билгеләнгән. 6 ноябрьдә ремонт тәмамланган һәм күпер аша юл ачылган”, – дип язалар ЦУРдан.

“Ә Уфа шәһәренең Калинин районына караган Максимовка бистәсенә юллар кайчан салыначак? Яки властьларның “ерак” территорияләрдә яшәүчеләрдә эше юкмы? Ни өчен ел саен Калинин районы хакимиятеннән бер үк сүзләрне ишетәбез: финанслау юк, материал юк, планнарда юк. Безгә юллар парклар һәм скверлардан да ныграк кирәгрәк!” – дип ачу белән язган берәү социаль челтәрләрдә.

“Максимовка бистәсенә юлларга комташ салу өчен әлегә мөмкинлек юк. Бүген анда грейдер эшли, юллар тигезләнә”, – дип җавап биргәннәр район хакимиятеннән.
Кыскасы, бу проблема турында ишеттеләр һәм киләчәктә аны тулысынча хәл итү чарасын күрерләр, дигән ышанычта калабыз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас