+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 ноябрь 2023, 07:55

ЖКХ өчен түләү җиңеләячәк

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез ничек түләргә?

ЖКХ өчен түләү җиңеләячәкЖКХ өчен түләү җиңеләячәк
ЖКХ өчен түләү җиңеләячәк
Хәзер "Дәүләт хезмәтләре.Йорт" мобиль кушымтасы аша ЖКХ өчен комиссиясез түләргә һәм исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин.

"Дәүләт хезмәтләре.Йорт" мобиль кушымтасы. торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен бер урында хәл итәргә ярдәм итә. Сентябрьдә мобиль кушымта Русиянең барлык төбәкләрендә эшли башлады, ә бүген аны 900 меңнән артык русияле куллана.
Сервис ярдәмендә милекчеләр:

  счетчик күрсәткечләрен тапшырырга,
  торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез (СБП аша) түләргә,
  гомумйорт җыелышында онлайн катнашырга,
  капиталь ремонт эшләре графигы һәм идарәче оешмаларның хисаплары белән танышырга мөмкин.

Кушымтада "Дәүләт хезмәтләре" порталында расланган аккаунт аша авторизацияләнергә мөмкин. Күчемсез милек, исәпләү приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүмат автомат рәвештә йөкләнәчәк. Мәгълүмат булмаса, гариза бирергә мөмкин һәм идарәче оешма мәгълүматны актуальләштерә.

Кушымта торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы («ТКХ ГИС») базасында төзелгән.

"Дәүләт хезмәтләре.Йорт"ны йөкләү түбәндәге сылтамалар буенча мөмкин:
iOS өчен: https://apps.apple.com/ru/app/госуслуги-дом/id1616550510
Android өчен: https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.sigma.gisgkh&hl=ru&gl=US

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас