+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2023, 08:25

Сандугачлар кунып сайрар!

Дуван районының Иске Хәлил авылында матур чара үткән.

Сандугачлар кунып сайрар!Сандугачлар кунып сайрар!
Сандугачлар кунып сайрар!
"Атайсал" проекты чикләрендә Сандугач чишмәсен ачтык. Чишмә тирәсен тәртипкә китереп, төзекләндереп, иркенләп су алыр өчен бар мөмкинлекне тудырырга тырыштык. Изге ният белән башкарган эшебезне авылдашлар ризалык белән кабул иткәндер, дип ышанам.

Мәдәният йортында Педагог һәм остаз елы чикләрендә күп еллар укытучы булып эшләгән Нәфисә Мөхәмәдиева белән очрашу булды. Нәфисә Мәсәлим кызының төрле тарафтан укучылары, тәрбияләнүчеләре аңа рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Шагыйрә Зөлфия Ханнанованың кайтуы чараның мәртәбәсен күтәрде, ямь өстәде.

Якташлар, һәрвакыт шулай бердәм, эчкерсез, чәмле булыйк! Туган ягыбызның киләчәге безнең кулда!" - дип хәбәр итә Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәмәдиев.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас