+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 ноябрь 2023, 04:40

Халык бердәмлеге өмәләрдә чагыла

Благовар районының Иске Абзан авылында “ППМИ-2024” программасына керү өчен зур тырышлык салына.

Халык бердәмлеге өмәләрдә чагылаХалык бердәмлеге өмәләрдә чагыла
Халык бердәмлеге өмәләрдә чагыла

Эшкә бирсәң чын күңел...

Авылда ике зират бар, аларны чистарту буенча халык өмәләре октябрьдә үк башланган иде. Программаның төп максаты булып зиратларның икесен дә коймалап алу тора. Бу эшне киләсе елда башлау күздә тотыла, шуңа да төзекләндереләсе мәйданнарны алдан әзерләп кую таләп ителә.
Инициатив төркем җитәкчесе Рәвидә Әхмәтҗанова әйтүенчә, үткән чорда зиратларда агачларны кисү, чүп-чар чыгару буенча күләм­ле эшләр башкарылган. Атап әйт­кәндә, барлыгы 150 төп агач кисеп алынган, бер йөзгә якын йөк машинасы чүп түгелгән. Монда инде “КамАЗ” автомобиле шоферы Илдар Әхмәтшинның хезмәт өлеше зур.
Әлбәттә, эш моның белән генә чикләнми, каберлекләр дә төзек­ләндерелә. Өмәләрдә халык теләп катнаша, алар, нигездә, ял көн­нәрендә оештырыла. Эшкә авылда яшәүчеләр карамагындагы техника – автомашиналар һәм тракторлар җәлеп ителә.
Якынча исәпләүләр буенча, өмәләрдә һәр атнаның ялларында 100-150 кеше катнаша. Алар арасында авылда яшәүчеләр дә, читтә гомер кичерүчеләр дә бар. Иң мөһиме – гомум эштән беркем дә читләшми. Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә эшләр тәмамлануга бара. Бу җәһәттән авылдашларның күңеле күтәренке, чөнки тоташ авыл халкы тотынгач, күркәм нәтиҗә дә бар.

Морзалар рухы гасырлардан килә

Чал тарихтан Иске Абзан авылы татар морзалары төбәге буларак билгеле, аны оештыруда Казан һәм Касыйм ханлыкларында, аннары Русия империясендә зур дәрәҗәгә ия булган дворян нәселләре вә­килләре Дәүләткилдиевлар, Тенишевлар, Маминнар, Мәмәт­казиннар, Бигловлар, Сакаевлар катнашкан. Бу хакта зиратларда борынгы морзаларның, шулай ук, аларның варисларының кабер таш­лары да искәртеп тора.
Әйткәндәй, халыкта сакланган риваятьләрдән хәзерге Иске Аб­занның Үзәк зиратының 1700 елларда барлыкка килүе фаразлана, чөнки борынгы бер кабер ташында билгесез мәрхүмнең вафат елы итеп 1707 ел язылуы билгеле. Моны авылның иң өлкән кешесе, 90 яшьлек Маһира Әхмәтҗанова да раслады.
Бу җәһәттән янә бер дәлил – хәзерге өлкән буын вәкиле Зәбир Әхмәтшин, мәсәлән, әлеге кабер ташын үз күзләре белән күргән, моңа өстәп, ул иске татар имласы белән гарәпчә язылган ташның фотога төшерелүен, аннары Уфадан тел белгечләренең язманы татарчага тәрҗемә итүе хакында да сөйләде. Шунысы үзенчәлекле: әлеге кабер ташы зиратны чистарту буенча егерме еллап элек үткән өмә барышында табыла.
Тарихи яктан караганда, быелгы өмәнең дә нәтиҗәсе бар. Зиратта 1842 елда вафат булган Габдрахман Рәхмәтулловның кабер ташы ачыкланды. Әйтергә кирәк, Биглов фамилиясен заманчага алмаштырган мәрхүм морзаның варислары зиратны төзекләндерүдә актив катнаша.

Кан-кардәшләр берләшә

Оештырылган чорда авыл “Абзан” атамасы белән йөргән, 20нче гасыр башында биредән күченүчеләр — Яңа Абзан, ә 1920 елларда Чулпан авылларына нигез салгач, “Иске Абзан” дип үзгәртелә. Әйткәндәй, совет чорында Иске Абзанның авыл Советы үзәге булганлыгы да билгеле. Гомумән, әлеге өч авыл халкы электән бердәмлеген онытмады, хәзерге буын вәкилләренең күпчелеге Иске Абзан сигезьеллык мәктә­бендә укып үсүе дә моңа куәт.
Зиратларны чистарту өмәләре башлангач, анык эшләрдә дә чагылыш тапты бу. Яңа Абзан һәм Чулпан авылларында яшәүчеләр, дуслык һәм кардәшлеккә тугры калып, гомум эшкә лаеклы өлеш кертте, дип әйтергә ныклы нигез бар. Андый уңганнардан мисал итеп Тәслимә һәм Равил Әхмәтшиннарны китерер­гә мөмкин.
Күмәк гамәлдә хезмәт дәртен арттыру, рухи күтәренкелек өстәү максатында ППМИ­ның инициатив төркеме активистлары башлангычы белән дин әһелләренең өмәләрдә катнашучылар белән очрашулары да үткә-релә. Яңа Абзан авылы мулласы Фәһим хәзрәт Хәкимов изге эшкә фатыйхасын беренчеләрдән булып бирде. Моңа өстәп, ул ихлас шартларда халык белән аралашты, әрвахлар рухына догаларын ирештерде. Шуңа да зиратларны төзекләрдерүдә игелекле ниятләрнең тормышка ашачагына шик юк.

Фәнүр Гыйльманов.

 

 

Халык бердәмлеге өмәләрдә чагыла
Халык бердәмлеге өмәләрдә чагыла
Халык бердәмлеге өмәләрдә чагыла
Халык бердәмлеге өмәләрдә чагыла
Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас