Каз өмәсендә яше, карты, күрше-күлән, балалар да катнашты һәм ул зур бәйрәмгә әверелде.
Өмәне үткәрүдә “Ак әниләр" татар хатын-кызлар оешмасы, “Энҗе” җыр ансамбле вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Казларны йолкып, чишмә суы белән чайкап, җыр-моң белән барган күмәк эштән соң, хуҗабикә өмәчеләрне табын түренә чакырып, сый-хөрмәт күрсәтте.
Каз өмәсе узган йортка авылдашлар кич белән дә җыелды. Кичке мәҗлескә каз пешерелеп, табын артында җыр-моң, шаян сүзләр яңгырады.