Форум 30 ноябрьдә «Шәхси хокук турында диалоглар» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрү белән башланачак.
Анда катнашучылар гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләре буенча фикер алышачак. «Шәхси хокук турында диалоглар» проектының бурычы - шәхси хокук идеяләрен алга сөрү, фәндә яңа исемнәр эзләү, Русия шәһәрләрендә төрле фәнни мәктәпләрнең тыгыз аралашуын оештыру.
1 декабрьдә форум Русия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү буенча советның күчмә утырышы белән дәвам итәчәк. Утырыш барышында Совет рәисе, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе, юридик фәннәр докторы, профессор П. Крашенинников җитәкчелегендәге совет әгъзалары федераль законнарның берничә проектын тикшерәчәк.
Традиция буенча форум кысаларында Павел Крашенинниковның вакытлы хөкүмәтләргә багышланган «Обречённые мечтатели» китабының презентациясе узачак. Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге әгъзалары 2023 елгы эш йомгаклары буенча конференция үткәрәчәк һәм республика территориясендә бүлек гамәлгә ашыра торган мөһим социаль проектлар турында фикер алышачак.
Чара ахырында «Ел юристы» юридик премиясе тапшырылачак.