+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2023, 09:51

15 мең сум акча таратырлармы?

18 яшькә кадәр балалары булган ата-аналарга, яисә тәрбиягә алучыларга мәктәпкә әзерләнү өчен нәкъ шул кадәр акча бирергә җыеналар.

15 мең сум акча таратырлармы?
15 мең сум акча таратырлармы?

“Российская газета” хәбәр итүенчә, Дәүләт думасына уку елы башланыр алдыннан баланың әтисе яки әнисенә 15 мең сум күләмендә елына бер тапкыр акча алу хокукы бирү турында закон проектын керткәннәр.

Пособиене Русия гражданлыгына ия булган 6 яшьтән 18 яшькә кадәр һәр бала өчен бирергә ниятлиләр. Шул рәвешле депутатлар мәктәпкә җыену чорында гаиләләргә ярдәм итәргә өметләнә. Түләү, инфляциядән чыгып, 1 февральдән һәр ай саен индексланачак. Бу исә акчаның бәясен җуймау мөмкинлеге бирәчәк.

Ата-аналарга әлеге түләүне алу өчен 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр Социаль фондка яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Закон проекты әлегә – карап тикшерү стадиясендә. Хөкүмәттә әйтүләренчә, аңа өстәмәләр кирәк. Проект хупланган очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Фото: freepik.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: