+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 декабрь 2023, 01:23

Таксилар да, “наушниклар”лар да яна

Уфаның Софья Перовская урамында такси янган. Хәбәр итүләренчә, бер йортның подъезды алдында торучы “Датсун Он-До” автомобиле янып киткән. Янгын сүндерүчеләр килеп, утны 8 минут эчендә сүндергән. Зыян күрүче­ләр юк.

Таксилар да, “наушниклар”лар да янаТаксилар да, “наушниклар”лар да яна
Таксилар да, “наушниклар”лар да яна

Благовар районы Языково авылының Мостай Кәрим урамындагы йортта янгын чыккан. Күпбалалы гаилә яшәгән ике катлы йортта зарядка җыяр өчен кабызып калдырылган наушникларда кыска ялганыш булган һәм караваттагы чүпрәкләргә ут капкан.

“Янгын чыккан вакытта 2009 һәм 2012 елда туган балалар – мәктәптә, әти-әнисе белән 9 яшьлек бала өйдә булганнар. Янгын сүндерүчеләр тиз килгән. Беркем дә каза күрмәгән”, – дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Баш идарәнең матбугат хезмәтендә. Әйткәндәй, өйдә янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас