+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 декабрь 2023, 03:30

Уяулыкны югалтмаучыларга рәхмәт!

Башкортстанга идарә итү үзәге игътибарлы һәммә кешегә шулай ди.

Уяулыкны югалтмаучыларга рәхмәт!Уяулыкны югалтмаучыларга рәхмәт!
Уяулыкны югалтмаучыларга рәхмәт!


Узган атнада Нефтекаманың Ленин урамында яңгыр канализациясе коесы ремонтланган. Моны бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткәннән соң эшләгәннәр. Ул Иҗат сарае парковкасы янында ватылган люкны күреп ала, фотога төшерә һәм социаль челтәрләрдә урнаштыра. Комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән.


Нефтекама шәһәре хакимияте бу инцидентны эшкә алган. Язучыга сигнал өчен рәхмәт белдергәннәр һәм мөрәҗәгатьне шәһәр коммуналь хезмәтенә тапшырганнар. Белгечләр җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне кисәтү өчен вакытлыча юл билгесе урнаштырган. 20 ноябрьдә канализация коесы ремонтланган.

Дәүләкәннең Мәскәү урамында 141, 143 һәм 145нче йортлар янында урам яктыртуы тергезелгән. Биредә фонарьлар янмавы турында 17 ноябрьдә бер ир социаль челтәрләрдә язган. Проблеманы Дәүләкән районы хакимияте хәл иткән: тиз арада төзексезлекнең сәбәбе ачыкланган, фонарьлар ремонтланган.

Уфаның Нижегородка бистәсендә, Лесозаводская һәм Заозерная урамнары киселешендә, электр линиясе баганасын сүткәннәр. Аның көчле җилдән соң коймага авуы турында урындагы кеше­ләрнең берсе язган. Ленин районы хакимияте мөрәҗә­гатьне эшкә алган. Әлеге җитешсезлекне төзәтү коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлегенә тапшырылган. Шунысы сәер: багананың кайсы оешма карамагында булуын ачыклау берничә көн вакытны алган

Ә Сибайда бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткәннән соң Горняклар проспектындагы балалар мәйданчыгына карусель урнаштырганнар. Дөрес, моны шунда ук эшләмәгәннәр — тәэмин итүче оешма уен элементын китерүне тоткарлаган. Бу мәсьәлә белән Сибай шәһәре хакимияте шө­гыльләнгән. Әлеге вакытта монда урам яктырту проблемасын хәл итәләр, эшләмәгән яктырткычларны алып, ремонтлау өчен җитештерүче заводка җибәргәннәр.

Стәрлетамакта Николаев һәм Шәйморатов урамнары чатында юл билгеләре төзә­телгән. 17 ноябрьдә “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән мәсьә­ләне хәл итү белән Стәр­летамак хакимиятенең Транспорт һәм элемтә секторы шөгыльлән­гән. Берничә көннән соң проблема хәл ителгән.

Күгәрчен районының Кузьминовка авылында тукталыш павильоны урнаштырылган. Хәзер укучыларга мәктәп автобусын көткәндә яңгырдан качарга урын бар.

Башкортстан ЦУРы роботы агымдагы елның октябрь ахырында бер кешенең тукталыш ясауны һәм юлларга комташ салуны сорап мөрәҗәгать иткән үтенечен теркәгән. Инцидентны Күгәрчен районы хакимияте эшкә алган. Ноябрь башында тукталыш павильоны каркасына нигез салына һәм эретеп ябыштыру эшләре башлана. 17 ноябрьдә бу эшне тәмамлыйлар. Ә 21 ноябрьдә Кузьминовка авылында яшәүчеләрнең тагын бер теләге канәгать­лән­де­релә: Үзәк урам буйлап юл салына.

Благовещендагы Короткая урамында яктырту тергезел­гән. Монда фонарьлар эшлә­мәве һәм балаларның яктыртылмаган урам буйлап йө­рергә куркуы турында урындагы хатын-кызларның берсе язган. Мөрәҗәгатьне Башкортстан ЦУРы роботы тоткан, ә Благовещен районы хакимияте аны эшкә алган. Яктыр­туның “Водоканал” муниципаль предприятиесе хезмәт­лән­дерүендә булуы ачыкланган. Белгечләр урынга чыгып, участокны тикшергән, ә аннан соң системадагы төзексезлек бетерелгән, янмаган яктырткычлар алмаштырылган.

Октябрьский шәһәренең Совет урамында бордюрлар түбәнәйтелгән. Җәяүлеләр кичүендә коляскалар өчен төшү урыны кирәклеге турында бер кеше былтыр август ахырында ук язган булган. Шәһәр хакимиятенең Стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлегенең юл секторы уңайлы мохитне төзек­ләндерүгә керешкән. Башта эшләрнең сметасын төзегән­нәр, аннары аларны бу елның юл эшләре программасына керткәннәр. Совет урамында коляскалар өчен төшү урыны 17 ноябрьдә ясалган. Хат авторы эш өчен рәхмәт бел­дергән. ЦУР хезмәткәрләре исә уяулык күрсәткән һәммә кешегә рәхмәтле.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас