+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2023, 04:46

Батыр - илнең казыгы!

Кичә Уфаның «Башкортостан» Дәүләт концерт залында «Батырлык йолдызлыгы» Бөтенрусия фестиваленең төбәк этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Батыр - илнең казыгы!Батыр - илнең казыгы!
Батыр - илнең казыгы!

Фестиваль 15 нче тапкыр үткәрелә, ул Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләрен, журналистларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен, гражданнарны һәм балаларны берләштерә. Чара Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң масштаблы иҗтимагый акциясенә әверелде.

Сәхнәдән бүгенге киләчәгебезне, тынычлыгыбызны һәм иминлегебезне сакларга ярдәм итүче кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Башка кешенең тормышын саклап калу - чын батырлык, һәм куркыныч булуга карамастан, бәлагә эләккәннәргә ярдәмгә килер өчен, гаҗәеп кыюлык кирәк.

"- Традиция буенча, фестиваль меңләгән битараф булмаган кешеләрне берләштерә, батырлык күрсәткән профессионалларын җыя. Бәйрәм геройлары - төрле һөнәр ияләре, шул исәптән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре. Без ел дәвамында батырлык күрсәткән герой балаларны хөрмәтлибез. Моннан тыш, без конкурслар һәм викториналар, янгын сүндерүчеләр арасында ярышлар үткәрдек, һәм без Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һөнәр буенча иң яхшыларны – коткаручыларны, тикшерүчеләрне, инспекторларны бүләклибез. Бүләкләрне янгыннарны, табигать афәтләрен бетерүдә эшләүче һәм мәгълүмати яктан ярдәм итүче, профилактика чаралары буенча гражданнарга хәбәр җиткерергә ярдәм итүче журналистларга да тапшырабыз, – диде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Марат Латыйпов. - Фестиваль алга таба да үз чикләрен киңәйтәчәк, җәмгыятькә батырлык, үз эшенә тугрылык һәм мәхәббәт идеяләрен алга сөрәчәк, яшьләрне батырлыкның ачык мисалларында тәрбияләячәк дип ышанам.

- Кечкенә геройларыбызны хөрмәтләү миңа аеруча рәхәт һәм дулкынландыргыч. Бик кечкенә булсалар да, аларның йөрәкләре бик зур һәм игелекле. «Герой-балалар» проекты 2014 елда Федерация Советы инициативасы белән башланды, һәм бу елларда безнең зур күпмилләтле илнең барлык почмакларыннан 1500 бала батырлыклары өчен бүләкләнде. Балаларга башкаларның бәла-казаларына битараф булмавыгыз өчен, куркыныч минутларда каушап калмавыгыз өчен зур рәхмәт. Әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга зур рәхмәт, – дип белдерде Русия Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова. Ул герой-балаларга Федерация Советының «Күрсәткән батырлыгы өчен» истәлекле медален тапшырды, шулай ук аларга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Янгында коткарган өчен» медале һәм Башкортстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Аларның берсе Анна Белякова 2022 елның 12 октябрендә Шахтау бистәсендәге күпбалалы гаилә йортында янгында кала. Ул туганнары белән өйдә була. Бүлмәләр төтенгә тулгач, ул тәрәзәне вата һәм дүрт туганына чыгарга ярдәм итә. Аня иңбашын яндыра, углерод газы белән агулана, аны дәваханәгә алып китәләр.

Әлеге тантанада коткаручылар үз эшенең осталары, шул исәптән республикада гадәттән тыш хәлләрне яктыртучы журналистлар да бүләкләнде.

Фото: Динар Кәлимуллин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас