+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2023, 15:30

Күпбалалы гаиләгә - бер мичкә бал!

Мәскәүдә "Россия" күргәзмәсендә бүген 50 килограмм бал уйнатылды.

Күпбалалы гаиләгә - бер мичкә бал!Күпбалалы гаиләгә - бер мичкә бал!
Күпбалалы гаиләгә - бер мичкә бал!
Бүген Башкортостан стендында авыл хуҗалыгы атналыгы тәмамлана, төбәк брендлары көне уза.

Соңгы көнне төп чара булып башкорт балының еллык запасын уйнату тора. Оештыручылар стендка килүчеләр арасыннан күпбалалы гаиләне билгели. 50 килограмм күләмендә татлы һәм файдалы продукт Рязаньнан Волосатовларга эләгә. Болар - әниләре Елена Николаевна, өлкән улы Олег, кызы Анна, 7 яшьлек Дмитрий һәм кече Кристина. Алар күргәзмәгә яңа тәэссоратлар алу өчен генә түгел,ә ил турында яңа белем алу өчен дә килгән.

Бүләкне аларга Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов тапшырды.

"Авыл хуҗалыгы атналыгын күңелле вакыйга белән тәмамлыйбыз. Белгәнегезчә, киләсе ел Русия Президенты указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Мин үзем - күпбалалы әти һәм бүген зур шатлык белән Рязань шәһәреннән күпбалалы гаиләгә безнең татлы бүләгебезне - экологик чиста башкорт балын тапшырам. Безнең бал Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә югары бәһалана. Гаиләгезгә бер елга 50 килограмм бал җитәрме-юкмы икәнен белмим, безгә шалтыратыгыз, без сезгә тагын алып киләчәкбез", - диде Илшат Фазрахманов.

Күпбалалы ана Елена Волосатова шундый тәмле һәм искиткеч бүләк өчен рәхмәт белдерде.

"Без башкорт балы турында ишетеп кенә белмибез,  вакыт-вакыт заказ ясыйбыз һәм сезнең бал безгә бик ошый. Балалар балны бик ярата һәм мин бу 
 файдалы продуктны барлык әниләргә дә тәкъдим итәм", диде Елена.

фот: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас