

– Ярмәкәй районының Тарказы авылында Миңнегөл Сәйфулла кызы һәм Хөрмәт Шәйдулла улы Гобәйдуллиннарның тырыш, тату гаиләсендә туып-үстем, – ди йөзеннән һәрвакыт нур сибелүче Суфия ханым. – Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлагач, юллама буенча Аскын районының Үрмияз урта мәктәбенә эшкә килдем, балаларны математика серләренә өйрәттем, читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Биредә булачак тормыш юлдашым Сәдәт Ваһаповны очраттым. Тормышыбызны ямьләп кызыбыз Дилбәр, моннан илле ел элек Ишембай шәһәренә күченеп килгәч, улыбыз Шамил дөньяга килде.
Ваһаповлар Ишембайны үз итә. Суфия ханым биредәге коррекция мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Сәдәт Габделәхәт улы исә шәһәрнең 9нчы, 4нче урта мәктәпләрендә география укыта, директор урынбасары була, өч ел 11нче мәктәп директоры булып эшли. Кызганычка каршы, Сәдәт Ваһапов моннан 15 ел элек 62 яшендә вакытсыз вафат булган.
Гомумән, Суфия Хөрмәт кызы 35 ел гомерен мәгарифкә багышлаган. Зур хөрмәткә лаек укытучы, хезмәт ветераны! Күпьеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен бихисап Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булган.
Яшьлегендә укытучы һөнәрен сайлап, гомерен укучыларга гына түгел, халыкка мәгърифәт нуры таратуга багышлаган, булмышы белән укытучы Суфия Ваһапова балалары Дилбәр, Шамилгә, кияве Илнур, килене Рәйләгә – һәрьяклап үрнәкле ана, әби, каенана, оныклары Алина, Диана, Аэлита, Розалиягә – яраткан нәнәй.
– Әниебез – безнең өчен иң кадерле, олы зат. Ул пешергән һәр ризык телне йотарлык, ул үстергән чәчәкләр күзнең явын алырлык! – ди улы Шамил, горурланып. – Һәр көнен намаз-дога укудан, спорт белән шөгыльләнүдән башлаган әниемнең “Балакайларым, Аллаһы Тәгалә зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, тулы иман бирсен”, “Дөнья булгач, тормышта төрле хәлләр булыр, һәрвакыт кеше булып калыгыз, намусыгызга тап төшермәгез”, дигән асыл сүзләре – безнең тормыш девизы.
Көз белән кыш кавышкан илаһи мизгелдә ачык йөзле, шат күңелле, сабыр холыклы, кунакчыл, юмарт, туган җанлы, көчле рухлы Суфия Ваһапова туган көнен билгели. Бу уңайдан аны якыннары кайнар тәбрикләп, аңа какшамас сәламәтлек, бәхетле, тыныч картлык, уңышлар, балалар игелеге, оныклар шатлыгы тели.
Кадерлебез! Киләчәктә дә шулай тирә-юньгә нур чәчеп, тормышка яктылык биреп, озак яшә. Син баскан эзләргә гөлләр үссен, һәр адымың камиллеккә, матурлыкка, яңа бәхетләргә илтсен! Һәр көнең ямьле, йөзең кояштай нурлы, тормышың матур җырларга тиң булсын! Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын!
Синең тормыш юлың –
матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез,
сиңа чын йөрәктән,
Синең тормыш –
безгә горурлык!
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Син бит, Әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма син,
Иң кадерле, якын кешебез.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге,
Юлдаш булсын сиңа муллык та!
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Фото Шамил Ваһаповның шәхси архивыннан.