

— Кул арасына керә башлаганнан бирле йорттагы остаханәдә нидер какты, сукты, төзәтте. Без аңа әнисе белән ирек куйдык. Эшләсен, ни белән булса да мәшгуль булсын, дидек, — ди егетнең әтисе.
Агач эшкәртү станоклары, тимер бөгү җайланмалары эшли Илнур. Хыялы — токарь станогы булдыру. Ихатада 3,5х3,5 метр зурлыкта умарта, магазиннар, тубал һәм башка кирәк-яракларны саклау өчен аерым бина булдырган, коега менә дигән чатыр эшләп куйган Илнур. Эретеп ябыштыру серләренә тулысынча үзаллы өйрәнгән.
Умарталар тотып яшәүче гаилә өчен бик күп умарта эшли егет. Иң зур эше — соңгы ике ел дәвамында җыйган унҗиде ат көчле мини-трактор. Тулы приводлы техниканы әтисенең алтынчы модель иске “Жигули” машинасын сүтеп, үзгәртеп корган ул.
— Интернеттан да күп үрнәкләр, видеолар карадым. Авылдашым, алтын куллы Рамил Гыйләҗетдинов белән киңәшләшеп эшләдем, — ди егет. — Цилиндрларын Интернеттан заказ биреп кайтарттым. “Жигули” коробкасы куйдым. 92нче маркалы бензинда эшли. Тулы приводлы техника — хуҗалык эшләрендә бик зур ярдәмче.
Тәүдә ул куәте зур булмаган двигатель урнаштыра, аннары аны куәтлерәккә алмаштыра. Куяды станциясеннән яңа мотоблок двигателе алып кайтып урнаштыра. Эттергеч көрәге белән кышын тирә-якны кардан тазарта, язын-җәен бакчада тирес тарата, арбасына төяп, кирәк-ярак алып кайта. Бакчадагы авыр умарталарны да күчереп йөртә.
— Үзебезнең “Т-25” тракторыбыз да бар. Әмма улыбыз җыйганы җиңелрәк, кулайрак. Аңа барлык сигнал утларын, тормоз системасын көйләп бетерде. Киләчәктә аңа төягеч тә урнаштырмакчы улыбыз. Әле анысын булдыру өстендә эшли. Һәм техниканы законлаштырып, исәпкә куясы килә аның, — ди Фирзан.
Илнур Сафин — тормышка гашыйк кеше. Юкны булдыра, кора, җыя. Аның тырышлыгына карыйсың да зур соклану кичерәсең.
Үз тиңен, икенче яртысын да тапкан Илнур. Мәләвез районы сылуы Майа белән гаилә корганнар. Әле бәби көтәләр. Дүрт саны төгәл булып якты дөньяга бәхетле аваз салып, тиңнәрегез белән сөеп кенә үстерәсе игелекле сабый булсын!
— Безгә улыбызның эчмәве, тартмавы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, тырышлыгы куаныч өсти. Исәнлектә-саулыкта безгә терәк-таяныч булып, тиң булып яшәсеннәр! — ди әтиләре, биатайлары.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.