Күрсәткечләрне статс-секретарь, Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев 1 декабрьдә Уфада узган Русия төбәкләренең икътисади үсеш министрлары белән координация киңәшмәсе кысаларында игълан итте.
"Русия Икътисади үсеш министрлыгы алдында «Минем документларым» офисларында барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуны тәэмин итү бурычы тора. Моннан тыш, үзәкләрнең төрле тормыш ситуацияләрен хәл итү өчен кирәкле барлык хезмәтләр һәм сервисларның бердәм интеграторы булу өчен кирәкле ресурслары бар", — дип билгеләп үтте Алексей Херсонцев.
Рейтинг нәтиҗәләре һәр кварталда түбән, урта һәм югары нәтиҗәлелек дәрәҗәсенә бүленә.
"Башкортстан Республикасы КФҮләре, үз үзәкләренең эшчәнлегенең югары дәрәҗәдәге нәтиҗәлелеген раслап, рейтингта үз позицияләрен саклый. Без халык соравына җавап биреп, хезмәтләр исемлеген киңәйтү һәм төрле хезмәтләр кертү өстендә даими эшлибез. Максат үзгәрешсез кала - гариза бирүчеләребез өчен хезмәтләрнең сыйфаты һәм уңайлылыгы", - дип ассызыклады Башкортстан Республикасы КФҮ директоры Наталья Куприянова.