

64 индустриаль комплекс һәм юл тармагы белгечләренең һөнәри казанышларын орденнар, медальләр, Мактау грамоталары, исемнәр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.
Бүләкләү тантанасында беренче тапкыр «Башкортстан Республикасының атказанган халык сәнгать кәсепбе остасы» дигән мактаулы исем бирелә. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров аны 2023 елның августында үз Указы белән оештырды. Бу исем төбәкнең халык кәсепләрен саклауга, торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелә.
- Республиканың сәнәгать комплексы чирек миллион кешене берләштерә. Сез – икътисадыбызның ышанычлы нигезе. Җаваплы хезмәтегез, югары профессионализмыгыз өчен рәхмәт.
Катлаулы шартларга карамастан, безнең сәнәгать быел 6,7 процентка үсә. Башкортстан предприятиеләре продукциясе Русия һәм дөнья базарларында лаеклы урын алып тора.
Безнең сәнәгать кластерлары, алдынгы икътисади үсеш территорияләре, индустриаль һәм технопарклар уңышлы эшли. Алга махсус икътисади зонасы ике ел рәттән илдә иң динамик үсеш алучы дип таныла.
Гомумән алганда, өченче ел рәттән без сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча лидерлар өчлегенә керәбез.
Без компанияләребезгә җитештерү үсешен тәэмин итүләре, масштаблы проектларны гамәлгә ашырулары, икътисадыбызның драйверлары булулары өчен рәхмәт белдерәбез.
Яңа икътисади чынбарлыкта без яңа үсеш нокталарын билгелибез. Оборона сәнәгате предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү, импортны алмаштыру, инновацион эшләнмәләрне кертү буенча бурычларны хәл итәбез, - диде төбәк җитәкчесе һәм лаеклы хезмәткәрләргә югары бүләкләр тапшырды.