+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 декабрь 2023, 06:00

Радий Хәбиров фатир бүләк итте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә халыкара күргәзмәдә никахлашкан Башкортстаннан булган яшь парга фатир бүләк итте.

Радий Хәбиров фатир бүләк иттеРадий Хәбиров фатир бүләк итте
Радий Хәбиров фатир бүләк итте
Кичә ВДНХның 75нче павильонының төп сәхнәсендә узган никахлашу тантанасыннан соң яшьләрне яңа гаилә кору белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның хатыны Каринэ Хәбирова котлады.

Төбәк җитәкчесе яңа өйләнешкәннәргә Уфадагы фатирга сертификат бүләк итте һәм яшьләргә бәхетле гаилә тормышы теләде.

"Без Радий Хәбировның мондый бүләгеннән бераз шок кичерәбез. Туйның монда Мәскәүдә мондый күргәзмәдә үтүе дә - безнең өчен язмыш бүләге. Республика Башлыгының теләкләрен үтәргә һәм ким дигәндә өч сабыйның әти-әнисе булырга тырышырбыз", - дип хисләре белән уртаклашты яшь пар.
 
Кияү Сибайдан, кәләш Баймак районыннан. Әле алар Уфада югары уку йортында белем ала.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас