

Радий Хәбиров эш кабинетын күрсәтте, кыскача гына үзенең эшчәнлеге турында сөйләде һәм кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Укучының әнисе хәбәр иткәнчә, аның ире һәм өлкән улы махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Әтиләре кече яшьтән улларын спорт белән шөгыльләнергә, армия, Ватан тарихы белән кызыксынырга өйрәткән.
Очрашу вакытында укучының әтисе белән элемтәгә чыгып та булды. Башкортстан Башлыгы ышандыруынча, республика гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтә һәм гаилә турында кайгырта.
- Сак һәм исән-сау булыгыз, гаиләгез өчен борчылмагыз, - диде Радий Хәбиров. - Миннән зур сәлам тапшырыгыз һәм барлык якташларыбызга ярдәм турында әйтегез.
Фото: glavarb.ru