

Мәгълүматлар "Росстат"ның илнең социаль-икътисади хәле турында айлык докладында чагылдырылган.
2023 елның октябрендә мондый җыелманың бәясе Башкортстанда 18 939 сумга җиткән. Аналитиклар фикеренчә, бу сумма республикада яшәүчеләргә яшәү өчен җитәрлек булырга тиеш. Җыелма бәясе, узган ай белән чагыштырганда, 0,3 процентка арткан.
Русиядә товарлар һәм хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 21 203 сум тәшкил итә. Чукотка автономияле округында яшәүчеләргә иң күп акча кирәк - 35 207 сум.
Игътибар итегез, кулланучылар товарлары һәм хезмәтләре җыелмасының бәясе халыкның сатып алу сәләтен билгеләү өчен кирәк.
Автор фотосы.