XX гасырның 20нче еллары – яңа төзелгән совет илендә бер-бер артлы зур проектлар тормышка ашырыла башлаган чор. Шулар арасында “Русияне электрлаштыруның дәүләт планы” (ГОЭЛРО) илдә революциядән соң кабул ителгән һәм гамәлгә ашырылган икътисадны үстерү буенча беренче перспективалы план булып тора. Ул үтәлә һәм алга таба индустриализациягә старт бирә. Тагын бер грандиоз проект – ЛИКБЕЗ – белемсезлекне бетерү. 8 яшьтән 50 яшькә кадәр барлык халык урыс һәм туган телләрендә укырга-язарга өйрәнергә тиеш булган. Моннан тыш та илдә әллә күпме үзгәрешләр, сынаулар булган...
Совет иленең төзелә генә башлаган чорыннан алып, аның аякка басып, чәчәк ату һәм юкка чыгу чоры, үзгәртеп кору еллары һәм башка вакыйгалар шаһиты булган, аларны үз күзләре белән күргән, авырлыкларны да, шатлыклы вакытларны да кичергән йөзьяшәр Миңлесара апа белән күрешеп сөйләшү – тарих сәхифәләренә байкау ясау да булды.
Миңлесара Солтангирова 1923 елның 3 октябрендә Миякә районының Зәйпекүл авылында 12 балалы гаиләдә дөньяга килә. Ул бүген Өр-шәкбаш-Карамалы авылында кызы Вәсилә һәм кияве Хә-ниф тәрбиясендә яши.
– Әнкәй 90 яшенә кадәр Зәйпекүлдә яшәде. Әткәй бакыйлыкка күчкәч, ялгызы 15 ел яшәде, дөнья көтте. Соңгы ун елда гына безнең янга күчте, чөнки өлкән кешегә тәрбия дә, игътибар белән ихтирам да кирәк, – ди Вәсилә Миңнеяр кызы.
– Мин күпбалалы гаиләдә туып-үстем. Әти-әнигә, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшә-дек. Өлкән абыйларымның берсе Сатый авылында яши иде, мине Сатыйга аның гаи-ләсенә ярдәмләшергә җибәр-деләр. Башлангыч сыйныфларда да шул авылда укыдым. Ә инде 6нчы һәм 7нче сыйныфларда Өршәкбаш-Карамалы мәктәбендә белем алдым. Сыйныфташларымның берсе Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллин иде. Ул бик шук һәм шаян малай булып хәтердә калган. Җиденче сыйныфтан соң медицина училищесына укырга кердем, тик әнкәйгә ярдәм кирәк булгач, кире авылга кайтырга туры килде. Авылдашым Миңнеярга кияүгә чыгып, дөнья көтә башлагач, Бөек Ватан сугышы башланды. Аны яу кырына озаткач, декабрь аенда беренче балабыз туды. Тылда да, фронттагы кебек үк, җиңел түгел иде. Көн дә хәсрәт йотып таң аттырдык, кайгылы хәбәрләр ишетеп, йокларга яттык. Бөтен эш балалар, үсмерләр, хатын-кыз һәм өлкән яшьтәгеләр иңнәренә торып калды. Безнең заман кешелә-ре эшләмәгән эш калмагандыр: кул белән утын кистек, торф чыгардык, басуда чиләкләп ашлык чәчтек, урак урдык, аны кул белән суктырдык. Мин үзем көндез колхозның төрле эшләрендә эшләп, кичен счетовод булып та хезмәт иттем. Сугышта типсә тимер өзәрдәй өч бертуган абыем һәлак булды. Ә менә ирем, сугышның ачысын, барлык мәхшәрен күреп, минем һәм туачак балаларыбыз бәхетенә исән кайтты. Ул танкта сугышкан, Берлинга кадәр барып җиткән, ике тапкыр әсирлеккә эләгеп, икесендә дә качарга насыйп булган. Тыныч тормышта механизатор булып эшләде. Яңадан дүрт балага гомер биреп, матур итеп яшәдек, – ди Миңлесара әби.
Ул чорда ничек кенә авыр булса да, тылдагылар фронтка зур ярдәм күрсәтә: иртә таңнан кара төнгәчә эшли, армый-талмый хезмәт куя. Миңлесара Солтангирова 1946 елда “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
Миңлесара әби Солтангирова сугыштан соң сатучы, хат ташучы булып эшли. “Гәзит-журналларны күрше Николаевка авылындагы почта бүлекчәсеннән алып кайтып, авылда тарата идем”, – дип искә ала ул. Гомумән, йөзьяшәр әбинең хәтере яхшы. Ул төрле чордагы вакыйгаларны җентекләп сөйли, авылдашларының исем-фамилиясен төгәл әйтә, кемнең кайда эшләгәнен һәм башка вакыйгаларны да яхшы хәтерли. Мәсәлән, сугыштан соңгы елларда халыктан салым итеп азык-төлек җыйганда, бер гаиләнең күпме әйбер тапшырырга тиеш булганлыгын санап күрсәтте: 100 данә йомырка, 1 центнер бәрәңге, 40 килограмм ит, 400 литр сөт. Кызы Вәсилә әйтүенчә, гомере буена кулыннан бәйләм энәләре төшмәгән. Бары тик соңгы ике елда гына, күзләре начар күрә башлагач, кул эше белән шө-гыльләнми икән.
– Әнкәй тыныч холыклы. Кешеләргә бервакытта да тавышын күтәреп дәшмәде. Ул һәрвакыт оптимист, ярдәмчел, гади булды. Авылдашлар да аны хөрмәт итә. Әле дә олысы-кечесе хәлен белергә кереп тора. 10 оныгы, 13 туруны һәм ике оныгының оныгы да картәниләренең хәлен белергә кайтып торалар , – ди кызы Вәсилә.
Миңлесара Низам кызыннан озак яшәвенең серен сорагач, болай җавап бирде: “Ходай Тәгалә миңа абыемнарның гомерен дә биргәндер, күрәсең. Шулай да, мин бервакытта да артыгын ашарга тырышмадым, дару капканым булмады. Эштән курыкмадым, яшәү мәгънәсен дә хезмәттә күрдем”, – диде. Ә кызы Вәсилә Миңлесара әбинең бертуган апасы Җәмиләнең да озын гомерле булуын, 102 яшен тутырып, бакыйлыкка күчүен әйтте.
– Безнең буын күргән авырлыкларны яшьләр күрмәсен иде. Дөньяда иң куркынычы – сугыш. Илебездә тынычлык булсын, – ди йөзьяшәр Миңлесара Солтангирова.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.