

Исегезгә төшерәбез, өч кешене үтерергә омтылуда гаепләнеп, 13 ел каты режимлы колониядә утырган пенсионерны май аенда акладылар.
Фәтхулла Исхаков үзенә 450 млн сум түләтүне сорый, әмма сентябрьдә суд дәгъваны өлешчә канәгатьләндерә. Дәгъвачы, ризалашмыйча, шикаять бирә. Җавап бирүченең дәгъва таләпләрен танымаган як та карарны инкарь итмәкче була.
"Тикшерү дәвамында мин милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан көчләүгә һәм кимсетүләргә дучар булдым, мине кыйнадылар һәм ач тотып җәфаладылар, мин эшләмәгән җинаятьне танырга мәҗбүр иттеләр», — дип күрсәтелә Фәтхулла Исхаковның Русия Финанс министрлыгына дәгъва белдерүендә.
Фото: "Ъ-Уфа"