+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 декабрь 2023, 06:45

Сак булыгыз, хәзер телефоннан да талыйлар!

Нефтекамада яшәүче берәү, икенчесенең игътибарсызлыгыннан файдаланып, аны 226 йөз мең сумга "утырткан".

Сак булыгыз, хәзер телефоннан да талыйлар!Сак булыгыз, хәзер телефоннан да талыйлар!
Сак булыгыз, хәзер телефоннан да талыйлар!

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек кеше телефон номерын үзгәрткән, ә иске номерны "Дәүләт хезмәтләре" порталыннан алырга оныткан. Нәтиҗәдә, бу ир банклардан кредит килешүләре буенча түләү кертү кирәклеге турында таләп белән СМС-хәбәрләр ала башлаган.

Нефтекамалы тикшерә башлагач, аның номерын кулланып, "Дәүләт хезмәтләре"ннән паролен салганнары ачыклана. Нефтекамалының шәхси кабинетын ачып, берничә кредит рәсмиләштерелә һәм билгесез кешеләр хисабына 226 мең сумнан артык акча күчерелә.

Ә сез телефон номерын алмаштырганда игътибарлымы?

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас