+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 декабрь 2023, 08:50

Президент сайлаулары көне билгеле булды

Русиядә Президент сайлаулары 2024 елның 17 мартында узачак. Федерация Советы бүген шундый карар кабул итте.

Президент сайлаулары көне билгеле булдыПрезидент сайлаулары көне билгеле булды
Президент сайлаулары көне билгеле булды
Сенатор Андрей Клишас аңлатуынча, тавыш бирү датасы Президент сайлаулары турындагы закон таләпләренә туры китереп сайланган.

Ул тавыш бирү көне айның икенче якшәмбесе булырга тиешлеген билгели, узган Президент сайлауларында тавыш бирү шул көннәрдә үткәрелгән, ләкин бу көн эшләми торган бәйрәм көнен үз эченә алган атнага туры килсә, сайлаулар киләсе якшәмбегә күчерелә.

- Узган сайлаулар март аенда үткән иде. 2024 елда мартның икенче якшәмбесе 10ына туры килә, ләкин бу атнада эшләми торган бәйрәм көне — 8 Март бар. Шуңа күрә булачак Президент сайлаулары 2024 елның 17 мартына билгеләнергә тиеш, — дип аңлатты сенатор.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова элегрәк, 2024 елда Русиядә Президент сайлаулары берничә көндә узарга мөмкин, дип белдергән иде. Өч көн дәвамында тавыш бирүне үткәрергә мөмкинлек бирүче законга төзәтмәләр 2020 елда кабул ителде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас