

Чарада Әнвәр Әсфәндияровның хатыны Клара Миһран кызы, галимнәр, вуз укытучылары һәм студентлар катнашты. Фойеда “Әнвәр Закир улы Әсфәндияров – мөгаллим, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе” дигән күргәзмә эшләде.
Республика Иҗтимагый палатасы рәисе вазыйфасын башкаручы, танылган галим, тарихчы, Башкортстанда Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Рәхимов сүзләренә караганда, Әнвәр Әсфәндияровны чын мәгънәсендә кеше-чор дип атарга мөмкин. Аның китаплары фундаменталь характерга ия һәм бүген дә актуальлеген югалтмый.
Аның фәнни тикшеренүләре чыганакларга җентеклелек һәм төгәллек белән аерылып торган. Ул моңа кадәр бастырылмаган күп кенә документларны тапты һәм фәнни әйләнешкә кертте. Аның Башкортстандагы торак пунктлар тарихы буенча эше иҗтимагый әһәмияткә ия. Әнвәр Закир улы ярдәме белән республикабызда яшәүчеләрнең күбесе үзләренең тамырларын белү, гаилә тарихына кагылу мөмкинлеге алды.
Чарада Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы Алексей Дербеко, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Тарих һәм дәүләт идарәсе институты директоры Әминә Уразова, Башкортстан Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов чыгыш ясадылар.
Билгеле башкорт галиме, Башкорт дәүләт университеты профессоры Әнвәр Әсфәндияров XVIII һәм XIX гасырның беренче яртысында Башкортстанда булган сәяси, социаль-икътисади тарихы, авыллар һәм шәһәрләр тарихын тикшерде, башкорт, мишәрләр, типтәрләр хәрби хезмәте, идарә итү, гаилә һәм никах системасы үзенчәлекләрен өйрәнде. Аның 300дән артык фәнни хезмәте, 20дән артык китап һәм монографиясе дөнья күрде. Алар - Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ырынбур, Казан, Пермь, Саратов, Самара, Чиләбе һәм башка шәһәрләр архивларында күпьеллык тикшеренү эшләре нәтиҗәсе.
Әнвәр Әсфәндияров - Салават Юлаев, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе, Владимир Бирюков исемендәге Урал премиясе лауреаты.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин