+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 декабрь 2023, 04:25

Хатынын яралаган да кочаклап йоклаган

Бәләбәйдә яшәүче бер гаиләдә хәмердән хәтәр низаг чыккан.

Хатынын яралаган да кочаклап йоклаганХатынын яралаган да кочаклап йоклаган
Хатынын яралаган да кочаклап йоклаган

Бәләбәй шәһәрендә яшәүче ирне өйдәш хатынын үтерүдән гаеплиләр.

29 яшьлек иргә карата «үтерү» мәддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 18 ноябрьдә кич белән исерек ир 44 яшьлек хатыны белән талаша. Хатын ире үзе генә эчә башлаганга үпкәләүдән талаш чыга. Ир-ат пычак ала һәм хатынның күкрәгенә кадый. Аннары алар татуланыша һәм йокларга ята.

Төнлә ир хатынның үлүен аңлый, күршеләрдән ярдәм сорый. Алар «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыра.

«Якынча белешмә буенча, ир-ат фаҗига алдыннан хәмер эчә. Хатын иренең үзен дә эчәргә чакырмавын белгәч, үпкә белдерә. Алар талаша башлый. Ир-ат ярсый һәм пычак алып хатынның күкрәгенә суга. Аннары ул хатыныннан гафу үтенә, алар бергә җинаять эзләрен чистарта. Төнлә хатын үлә», – диелә Башкортстан буена Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Ир-ат качып йөрми, ул тикшерүчеләр килгәнне көтә һәм барысын да сөйләп бирә. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас