+7 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2023, 11:07

Ике атнадан туйлары иде...

Коточкыч авариядә 2002 елгы кызның гомере өзелде.Баймак районында ике хатын-кыз мазут чокырына егылып төшкән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, алар барган машинада барлыгы дүрт хатын-кыз һәм ике ир-ат булган. Бервакыт караңгыда алар, буталып, ташландык котельный ягына борылганнар.

Ике атнадан туйлары иде...
Ике атнадан туйлары иде...

Машина зур һәм бернәрсә белән дә әйләндереп алынмаган мазут чокыры янындагы җир өеменә килеп төртелгән. Ике пассажир нәрсә булганын ачыклау өчен машина ишеген ачкан һәм 2,5 метр биеклектән чокырга очкан. Машинада калганнар башта зыян күрүчеләрне үз көчләре белән чыгарырга тырышып карый, аннары ашыгыч ярдәм һәм коткаручыларны чакыра. Нәтиҗәдә, бер зыян күрүчене, җитди салкын тиюгә карамастан, коткарып кала алганнар. Икенчесе исә тулысынча мазутка бата. Аны чыгарырга өлгерәләр, ләкин, кызганычка каршы, ул вафат була.
Хатынның ире һәм өч баласы калган, кече кызына 18 яшь тә тулмаган.

Шушы көннәрдә Кропачево – Мәсәгуть – Әчит юлында үлемечле фаҗига теркәлде.
“ВАЗ-2114” машинасы руле артындагы 2003 елгы водитель, идарәне югалтып, каршы полосадан килгән “Скания” йөк автомобиленә барып бәрелә.
Авария нәтиҗәсендә җиңел машина икегә бүленә, дияргә була. 2002 елгы пассажир кыз дәваханәдә җан бирә. Водитель артык зыян күрми. Аны соңыннан өенә кайтарып җибәрәләр.
Пассажир кыз – Мәчетле районының Түбәнге Бобино авылыннан, водитель – Мәсәгутьтән. Яшьләр 15 декабрьдә өйләнешергә тиеш булганнар, шимбә Бобино авылындагы туганнары янына барырга чыкканнар. Әмма барып җитә алмаганнар...

Уфада Маршал Жуков урамыннан
А. Королев урамына таба “Фольксваген Туарег” автомобилендә хәрәкәт итүче 62 яшьлек водитель каршыга килүче “Хендай Гетц” машинасы белән бәрелешкән, арытаба “Форд Фокус” автомобиленә килеп менгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 38 яшьлек “Хендай Гетц” водителенә медицина ярдәме таләп ителгән.
“Фольксваген” водителен тикшергәндә аның исерек булуы ачыкланган. Хәзер ул машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: