+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 декабрь 2023, 06:04

Тәмәке төпчегеннән зур янгын чыккан

Уфада Менделеев урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Төнге сәгать икедә тугыз катлы йортның өченче катында 5 квадрат метр мәйданда йорт янган, дип хәбәр иттеләр республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Тәмәке төпчегеннән зур янгын чыкканТәмәке төпчегеннән зур янгын чыккан
Тәмәке төпчегеннән зур янгын чыккан

Янган фатирдан аңсыз хәлдә 1946 елгы ирне һәм 1953 елда туган хатын-кызны алып чыгалар. Кызганычка каршы, 30 минуттан соң ир ашыгыч медицина ярдәме машинасында һәлак булган. Хатынны реанимация бүлегенә салалар, аның хәле бик авыр дип бәяләнә.
15 кеше баскыч буенча эвакуацияләнгән.
Янгынны сүндерүгә 9 хезмәткәр һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас