

- Тавыш бирүдә республикадан 48 проект катнаша. Оешкан проект өчен тавыш биреп, без конкурсантларга аның уникаль башлангычын тормышка ашыруга өмет бирәбез, - ди "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
Тавыш биргәндә бер генә идеяне, проектны яки коммерция карамагында булмаган оешманы сайларга мөмкин булуын исәпкә алырга кирәк. Тавыш бирү нәтиҗәсендә конкурсның 27 ярымфиналчысы билгеләнә. Исемлекне конкурс сайтындагы гариза өчен җыелган тавышлар санының нисбәте буенча заявкалар рейтингы нигезендә һәм төбәк территориясендә яисә торак пунктта яшәүче халык саны формалаштыралар. Исегезгә төшерәбез, партия тарафдарлары бәйгесенә старт ноябрь башында "Сообщество" форумында бирелде. Аның максаты - кешеләргә һәм Русия үсешенә ярдәм итүгә юнәлтелгән иң яхшы НКО һәм иҗтимагый проектлар лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Тавыш бирү 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, финалистлар һәм җиңүчеләрне оештыру комитеты билгеләячәк. Нәтиҗәләр 2024 елның февралендә ясалачак.
Фото: "Бердәм Русия"нең республика төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте.