+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 декабрь 2023, 06:15

Юридик белемегезне тикшереп карагыз!

Русия Федерациясе Конституциясе көнендә - 12 декабрьдә - VII Бөтенрусия хокукый (юридик) диктантның йомгаклау чаралары узачак.

Юридик белемегезне тикшереп карагыз!Юридик белемегезне тикшереп карагыз!
Юридик белемегезне тикшереп карагыз!


Мәгърифәтчелек акциясенең көндезге этабына Русиянең барлык төбәкләре дә кушылачак. Башкортстанда 3 мәйданчык эшләячәк: алар - БАГСУ, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Хокук институты, Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы.

Мәскәүдә Русия Дәүләт китапханәсе чараның үзәк мәйданчыгы булачак.
Бөтенрусия хокукый (юридик) диктант 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән. Тест 40 сораудан тора, җавапларга 60 минут бирелә. Ике катлаулылык дәрәҗәсе каралган: "База" һәм "Һөнәри".

Оештыручы диктантны алты телдә (урыс, кытай, инглиз, гарәп, испан һәм португал) язу мөмкинлеген күздә тота. Моннан тыш, юридик диктантка танылган юристлардан, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән видеосораулар кертеләчәк.

Тест тәмамлангач, һәр катнашучы шәхси нәтиҗәсе белән юридик диктант узу турында сертификат алачак. 13 декабрьдә рәсми платформада дөрес җаваплар белән мәгълүмати материаллар урнаштырылачак.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас