+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2023, 18:17

Аерылабыз, аерылабыз, Аерылабыз күпкәме?..

Аерылышуларның сәбәбе фәкыйрьлекме, әллә инде туеп сикерүме?Авылда гомер кичерүче бер таныш гаилә күптән түгел генә зур чыгымнар түгеп, гөрләтеп туй үткәреп, кызларын кияүгә биргән иде. Ярты ел үттеме-юкмы, яшь пар аерылышып та куйган! Хәзер әти-әниләре, шулкадәр расхутланып туй үткәрмәгән булыр идек, дип уфтана. Юатып ни әйтәсең инде, гомумән, аерылышулар күзгә күренеп арткан заманда яшибез шул.

Аерылабыз, аерылабыз, Аерылабыз күпкәме?..
Аерылабыз, аерылабыз, Аерылабыз күпкәме?..

Әлеге тема белән җентеклерәк кызыксынып, статистика мәгълүматлары­на күз салдым. Баксаң, илебездә аерылышулар саны 2020 елдан ныклап арта башлаган: ул елда 500 меңгә якын пар никахын өзсә, 2021 елда 600 меңнән артык гаилә таркалган. Аерылышуларның сәбәпләре нидә дигәндә, русиялеләрнең 33 проценты – ярлылык аркасында, 15 проценты бер-беребезне аңлый алмадык, 14 проценты – көнчеллек һәм хыянәт сәбәпле никахыбызны таркаттык, дип җавап биргән. Ә менә бу ел бу җәһәттән барлык рекордларны да узып киткән: агымдагы елның беренче яртысында гына да 333970 никах таркал­ган. “Росстат мәгълүматларына караганда, ил буенча уртача 1000 туйга 900 аерылышу туры килә.
Ватаныбызның кайбер төбәклә­рендә исә өйләнешүчеләргә караганда аерылышучылар саны күбрәк тә! Мондый хәл Дагстан, Ингушетия һәм Чечняда күзәтелә. Әлеге республикаларда моңа кадәр никах, гаилә институтына бик җитди мөнәсәбәт иде бит! Әмма, кем әйтмешли, моның “әтнәкәсе” бар икән.
Агымдагы ел башыннан Русиядә балалар өчен бердәм, яки “универсаль” дип аталган яңа түләү кертелде. Ул элекке барлык түләүләрне алмаштырды һәм үз эченә алды. Әлеге түләүне (пособиене) җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр ала. Аңа бала көтүче һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр хокуклы.
Демографлар исә әлеге түләүләр кергәннән соң чаң суга: бу яңалык илдә аерылышулар санын кискен арттырган! Хатын-кызлар арасында бу түләүләрне алу өчен никахларын таркатырга риза булучылар күбәйгән, чынлыкта исә рәсми аерылышудан соң да элекке ире белән хатын бергә яши бирә, әмма шул ук вакытта дәүләт ярдәмен ала, ди белгечләр. Төньяк Кавказда яңа чараның аяныч нәтиҗә­ләре аеруча ачык күренә.
Аз керемле гаиләләргә хәзер Русиядә шактый зур суммалар – бюджеттан ел саен триллион сум түләнә. Кавказдагы гаиләләрдә балалар күп, шуңа күрә бу түләүләр еш кына ата-аналарның хезмәт хакыннан күбрәк булып чыга, шуңа ир белән хатын, гаилә казнасын тулыландырабыз, дип, рәсми рәвештә аерылышуны хуп күрә.
“Безнең илдә гаилә институты елдан-ел ныграк зәгыйфьләнә, Русия – никахлар таркалу ягыннан дөньяда иң “алдынгы” дәүләтләрнең берсе”, – ди белгечләр.

Ничә елдан соң хисләр тоныклана?

Уртача алганда, парлар никахларын өзгәнче 9-10 ел бергә яши икән. Мөнәсәбәтләр озаграк булган саен, аерылышу куркынычы да азая, дип аңлата демографлар. Алар фикеренчә, аерылышулар саны күбәю узган гасырның 70нче елларыннан ук күзәтелә, һәм ел саен хәл кискенләшә генә бара.
Безнең илдә моңа кадәр иртә өйләнү гадәти хәл булды. Шул ук вакытта никах никадәр иртәрәк төзелсә, аның таркалу ихтималлыгы да шулкадәр югарырак, ди психологлар.
Безнең илдә яшьләрнең еш аерылышуының тагын бер аяныч сәбәбе бар – гаилә кыйммәтләренә хөрмәт булмау. Ни дисәң дә, Русиядә күп балалар тулы булмаган гаиләләрдә үсә. Кечкенәдән үк алар бу нормаль күренеш дигән фикергә килә. Шуңа күрә киләчәктә аларның никахка мөнәсәбәте тулы гаиләдә тәрбияләнгән балаларныкыннан аерылып тора.
Моннан тыш, матди як та зур роль уйный, әлбәттә. Яшьләр үзләрен һәм гаиләләрен тәэмин итә алмаудан да аерылыша. Квадрат метрларның күпме торганын уйлап кына да гаилә корудан баш тартучылар бихисаптыр. Шул ук вакытта никахлашучылар арасында, ике хезмәт хакы бер хезмәт хакыннан яхшырак, дип фикер йөртүчеләр дә бар, әлбәттә.

Бай ханымнар маена чыдаша алмый

Белгечләр ассызыклавынча, җәм­гыятебездә тагын бер нәрсә күзәтелә: иренә караганда күбрәк хезмәт хакы алып эшләүче ханымнар, гаиләлә­рендә ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, озын-озак уйлап тормый, никахын тарката икән. Элегрәк безнең илдә хатын-кызларның күпче­леге ир-атларга караганда түбәнрәк хезмәт хакы алды. Хәзер исә гүзәл затлар арасында үзен һәм баласын үзаллы тәэмин итә алырлык кешеләр арткан. Бу – бик яхшы күренеш, әлбәттә. Ире тарафыннан кимсетелү, рәнҗетелү була калса, мондый ханымнар баш иеп тормый инде!
Никахларның саны кимү исә, статистика күрсәтүенчә, күп яшьләрнең рәсми язылышмыйча гына бергә гомер кичерүләренә бәйле. Үз өстенә бернинди дә җаваплылык алырга теләмәү­че ир-егетләр өчен паспортта штампсыз гына яшәп яту бигрәк уңайлы бит!

Ялгызларга күбрәк түләрләрме?

Русиядә никахны өзү кыйммәтлә­нергә һәм, киресенчә, ЗАГСка керү бушлайга әверелергә мөмкин. Мондый тәкъдим белән “Яңа кешеләр” партия­сеннән Дәүләт думасы вице-спикеры Владислав Даванков чыгыш ясады. Депутат, тиешле закон проектын әзерләп, Хөкүмәт каравына тәкъдим итте. Бу тәкъдим хуплау тапкан очракта, үзгәрешләр Салым кодек­сының 333.26 мәддәсенә кертеләчәк.
Чиновник аерылышу өчен дәүләт пошлинасын ике тапкыр диярлек арттырырга тәкъдим итә – хәзерге 650 сумнан 1200 сумга кадәр. Шул ук вакытта никахны теркәү өчен алына торган 350 сум күләмендәге пошлинаны, аның фикеренчә, бөтенләй гамәлдән чыгарырга кирәк. Депутат шул рәвешле гаилә кыйммәтләрен ныгытуга үз өлешен кертмәкче.

Надан хатын әллә акыллыракмы?

Уйланыр өчен тагын бер яңалык бар. Феде­рация Советында да гаилә кыйммәтләре системасына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында белдерделәр. Сенатор Маргарита Павлова Русия хатын-кызларына югары белем алуга юллама бирүне туктатырга кирәклеген белдерде. Аның фикеренчә, белем һәм карьера урынына кызлар гаиләне һәм никахны беренче урынга куячак.
Маргарита Павлованың сүзләрен Дәүләт думасының Фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Ксения Горячева кискен тәнкыйтьләп чыкты, Русия хатын-кызларының югары белем алудан баш тартуы илне урта гасырларга алып кайтачак, дип билгеләп үтте ул.
Швед галимнәре дә бу җәһәттән тикшеренүләр үткәргән: хезмәт баскычы буйлап югары менгән хатын-кыз никахын ешрак тарката икән. Хатын кеше генеральный директор яисә башка төрле җитәкче булган гаилә, ир кеше шул ук вазыйфада эшләгән гаиләгә караганда, ике тапкыр ешрак җимерелә. Моның сәбәпләренең берсе – җитәкче хатын-кызларның гаилә белән ял итү һәм өйдә эшләү өчен вакыты азрак булуы, бу исә еш кына мөнәсәбәтләрнең какшавына китерә. Бу яктан караганда, борын-борыннан мөселман гаиләләрендә хөкем сөргән тәртиптән дә яхшырагы, бәлки, юктыр: гүзәл затлар, балалар тәрбияләп, йорт ямен саклап, хуҗабикә вазыйфасын гына башкарган, ә ир-егетләр акча эшләгән.

Республикабызда хәлләр ничек?

Бу елның тугыз аенда Башкортстанда 18,1 мең никах теркәлгән, шул ук вакытта 12,5 мең пар аерылышкан. “Росстат” мәгълүматларына караганда, республикада никахлар саны, узган елның шул ук чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2,1 процентка кимегән. Шул ук вакытта, гыйнвар-сентябрь айларында аерылышулар саны 2,8 процентка азайган.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: