+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2023, 16:55

Коточкыч суыкта тимер юлында адашып йөргән...

Уфада транспорт полициясе 70 яшьлек әбекәйгә ярдәмгә килә.

Коточкыч суыкта тимер юлында адашып йөргән...
Коточкыч суыкта тимер юлында адашып йөргән...
Черниковка станциясендәге полициянең линия бүлегенә тимер юл компаниясенең борчылган хезмәткәрләреннән бер үк вакытта берничә хәбәр килгән. Алар тимер юлында «Парк» станциясе ягына, бер яктан икенче якка, өлкән яшьтәге хатынның адашып йөрүе турында сөйләгән. Тәртип сакчылары күрсәтелгән координаталар буенча шунда ук чыкты, дип хәбәр итәләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа линия идарәсе матбугат хезмәтендә.

“Өлкән яшьтәге хатын табылды, аның икенче дәрәҗә инвалид булуы билгеле, соңрак бу медицина-социаль экспертиза белешмәсе белән расланган. Арыган 70 яшьлек пенсионер әби каты суыкта авыру сәбәпле Уфа урамнарында адаша һәм шәһәр, аннан тимер юлы буйлап йөри, вакыт исәбен дә югалта”, — дип аңлаталар ведомствода.

Полиция хезмәткәрләре өшегән әбекәйне фатирына кадәр озатып куя, әнисе белән элемтәне югалткан кызына тапшыралар. Пенсионерның хәвефсез урында булуына инанып, тәртип сакчылары полиция бүлегенә кире әйләнеп кайта.

 
 
Фото: bashinform.ru/


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: