Изге эшнең башында ветераннар һәм урындагы лицей, Исмәгыйль, Куезбаш, Бишкаен, Чуваш-Карамалы, Терәпә, Яңа Федоровка авыллары урта мәктәпләренең укытучылар коллективлары тора.
Район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов һәм Ветераннар советы ярдәме белән районның иң фидакарь җитәкчеләренең берсе булган Василий Сергеевның исеме мәңгеләштерелде. Тактаташ Авыл хуҗалыгы идарәсе (элекке район башкарма комитеты) бинасы стенасында урын алды. Бу очраклы түгел, чөнки Василий Семенович биредә дистә еллар дәвамында эшләгән.
Укытучыны хөрмәтләп искә алырга аның туганнары, авылдашлары, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары җыелды.
Василий Семенович – легендар шәхес. Сугыштан соңгы авыр елларда район үсешенә зур өлеш керткән бу педагог җитәкчелек иткән чорда мәктәпләр, социаль объектлар күпләп төзелә.
Яшь буын да районның легендар шәхесләрен белергә һәм алар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш.