

Бу елның 30 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр пассажир транспорты ял көне расписаниесе буенча эшләячәк: 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр. Шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында пассажирлар агымы кимү сәбәпле, рейска чыгарылган автобуслар саны 30 процентка кими.
Халыкара маршрутлар буенча расписание үзгәрми. Пассажирлар агымы артканда яисә кимегәндә, расписаниеләр автовокзаллар һәм автостанцияләр тарафыннан тиз арада төзәтеләчәк.
Фото: bashinform.ru