

- Үз вакытында Джеффри Уильям Монсон республикага күченергә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү, балаларны өйрәтү белән актив шөгыльләнергә карар итте. Монда зур грэпплинг мәктәбе ачты. Һәм без Русия чемпионатларында көрәшнең бу төре буенча яхшы нәтиҗәләр күрәбез, – диде Радий Хәбиров. - Әмма иң мөһиме - Джефф Донбасста яшәүчеләргә ярдәм итү белән актив шөгыльләнә, анда инде күп тапкырлар булды. Һәм Русиянең яңа территорияләре өчен бик күп эш башкара.
Исегезгә төшерәбез: быел Джефф Монсон Донецк Халык Республикасы балалары өчен дә бушлай спорт мәктәбе ачты.
Фото: glavarb.ru