+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2023, 13:40

Чүп чыгарырга өйрәндек, шөкер

Бу хезмәт халыкның 99 процентына күрсәтелә.

Чүп чыгарырга өйрәндек, шөкерЧүп чыгарырга өйрәндек, шөкер
Чүп чыгарырга өйрәндек, шөкер

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың экология өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте, бу төбәкнең Русия экологик рейтингының Топ-10га чыгуына китерде. Исегезгә төшерәбез: бер ел эчендә Башкортстан, 47 пунктка күтәрелеп, 9нчы урынны алды.

Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов төбәкнең экологик рейтинг күрсәткечләрен яхшыртуга йогынты ясаган казанышлары турында искә төшерде. Аерым алганда, республика халкының 55,7% чүп-чарны аерым җыюга җәлеп ителгән.

Биш ел эчендә Башкортстанда калдыкларны планлы рәвештә даими чыгару бара, бу хезмәт белән халыкның 99% тәэмин ителгән, калдыкларны чыгару сыйфатына даими мониторинг алып барыла.

Контейнерлар саны 4 тапкыр арткан, регоператорларның техника паркы 20% ка яңартылган, каты көнкүреш калдыкларын туплау һәм сортларга аеру объектлары һәм башкалар төзелә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас